Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Быелгы җәй хиты – «Малай на белом барсе» (видео)

Ләйнәнең «Малай на белом барсе» дигән җырына төшерелгән клипны бер тәүлек эчендә ярты миллион кеше караган.

 

19 яшьлек җырчы Ләйнәнең «Малай на белом барсе» дигән җырына төшерелгән клипны бер тәүлек эчендә ярты миллион кеше караган. Татарстанга карата мәхәббәт белән сугарылган, яшьләрчә шаян, патриотик җыр клибы Казанның танылган урыннарында төшерелгән. Җырчы кыз әле милли, әле яшьләрчә киемнән, алсу чәчле. Җыр текстында Чаллы, Саба, Баулы, Мамадыш, Шәмәрдәннәр телгә алына. Моннан кала безнең республика белән ассоцияләшкән өчпочмак, КАМАЗ, Кукмара итекләре, чәк-чәк сүзләре дә яңгырый. Татарстанда табылган нефть белән сөтнең дә билгеләнешенә ишарә ясалган. Капучино эчәрлек байлык та бар, димәк. Рифмалары шуның кадәр бер-берсенә якын. Бер тыңлауда ук җырның сүзләрен отып була. Шуңа күрәдер, социаль челтәрдә әлеге җыр хит булачак дип юрыйлар.   

Җырчының продюсеры Динар Нигъмәтҗанов сүзләренчә, җыр идеясе  дуслар арасында туган көндә утырганда туа. Араларыннан берсе нигә әле Татарстан хакында кызыклы җыр язмаска дигән фикер сала. Әйтәләр – эшлиләр. Ләйнә белән икесе утырып текстын язалар, дуслары композитор Фәрит Гарипов көйгә сала. Шунда ук клип кадрларын да уйлап чыгаралар. Гомумән, җыр идеясы туганнан алып, аның буенча клип ясауга 3 атна вакыт китә. Клипны алар 3 көн буе иртән үк төшерәләр. «Без аны популяр булыр дип башыбызга да китермәдек. Киресенчә,  тәнкыйть көттек», – ди продюсер.  

Кукмарада туып үскән, Казан театр училищесында укыган (дөрес, әлегә ул академик ял алган) Ләйнәнең әлегә кадәр ун җырдан торган альбомы чыккан иде. Тамашачылар аны Эльвин Грей концертында беренче тапкыр ишетте.  


 

Теги: Ләйнә Малай на белом барсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызганыч.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик көчле әсәр! Укыгыз дуслар!!!

      Хәзер укыйлар