Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Бүгенге иртә авыр хәбәр алып килде

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат...

Бүген иртән кайгылы хәбәр килеп иреште: халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров озакка сузылган каты авырудан вафат булган... Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин җырчының арабыздан китү сәбәбен онкологик авырудан дип аңлата.
Күп җырлары белән тамашачы күңелен яулаган бик тә талантлы, ачык йөзле, шаян телле, милли җанлы җырчыбызны югалту барыбыз өчен дә авыр. Туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Ә Искәндәр Биктаһиров күпләр күңеленә "Ядкарь", "Мәдинәм, гөлкәем", "Кердем карурманнарга", "Ак яулыклы әнием минем" кебек җырлары, "Шахта", "Әллүки", "Зиләйлүк" кебек халык көйләрен үзенчәлекле итеп башкаруы белән бик тә якын иде...
Аның 1951 елның 12 октябрендә Чирмешәннең  Югары Чыгтаенда күп балалы гаиләдә туып,  эшләп үскән авыл егете булуын да, Казан химия-технология институтында, аннары консерваториядә укуын да яраткан тамашачысы яхшы беләдер. Соңгы вакытта ул Казан шәһәр филармониясе солисты булып, күп концертларда җырлады. Репертуарында казакъ, үзбәк, төрекмән, таҗик җырлары да булу аның концерт программасын тагын баета иде...
Кызганыч, яраткан җырчыбыз турында бүген "иде" дип сөйләргә туры килә... 
Халкыбызның сөекле улы, милләтпәрвәр егете Искәндәр Исмәгыйль улы Биктаһиров турындагы якты хатирәләр күңелләрдә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйе, зур югалту! Искәндәр абый җыр сәнгатенә гаять зур өлеш кертте. Күп еллар татар халкына хезмәт итте. Искәндәр абыйның вафаты уңаеннан гаиләсенең һәм якын туганнарының авыр кайгыларын тирән уртаклашабыз. Авыр туфрагың җиңел, урының җәннәт түрләрендә булсын иде, Ходаем!

    Хәзер укыйлар