Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Бу җырлаучы түгел, бу – Җырчы!» – диде Салават Филүс турында

Быел «Татар җыры» фестивалендә Салават Фәтхетдинов та булачакмы? – Тамашачылар арасында бу сорау концерт ахырына кадәр диярлек җавапсыз калды.

Быел «Татар җыры» фестивалендә Салават Фәтхетдинов та булачакмы? – Тамашачылар арасында бу сорау концерт ахырына кадәр диярлек җавапсыз калды.

 
Салават абый чыннан да сәхнәгә чыкты. Ләкин чираттагы Алтын барсын алырга түгел, ә тапшырырга.
 
Ул Иркәгә «Елның иң популяр җыры өчен» «Алтын барс»ны тапшырды һәм чираттагы номинацияне игълан итте.
 
Аңа кадәр ул быелгы фесивальгә карата үз фикерләрен дә белдерде.
– Хәзерге яшьләр бик талантлы. Ни өчен талантлы дип әйтәм, чөнки кайберләре җырлаган җырларны мин мәңге җырлый алмыйм. Катлаулы җырлар китте, кызганыч, халыкчанлык югалып бара, - диде ул сүзләренә күпмедер дәрәҗәдә каһкаһә кушып һәм «Кабатланмас тавыш» номинациясендә Филүс Каһиров исемен атады.
– Бездә җырлаучылар бар, бар – җырчылар. Менә бу, җәмәгать, җырчы! – дип Салават Фәтхетдинов Филүс турында.
 
Филүс «Шул карашың» җырын башкарды. Шулай ук алып баручы Гөлназ Сәфәрова Филүснең акапеллага бер җыр башкаруын  сорады. Филүс «Сандугач»ны башкарып, үзенең чыннан да кабатланмас тавышлы җырчы булуын исбатлады. 

Фото: Instagram @tmtvonline
 

Теги: Салават Фәтхетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар