Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Бөтен дөнья татарлары бергә җыелып өлеш пешерәчәк

Салават башлаган онлайн-концерт күрсәтү эстафетасына эстраданың башка җырчылары да бик теләп кушылды.

Салават башлаган онлайн-концерт күрсәтү эстафетасына эстраданың башка җырчылары да бик теләп кушылды. Бу көннәрдә Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева да үзенең онлайн-концертын үткәрде. Аны инстаграмда гына түгел, Фейсбукта да туры эфирдан күрсәтте ул. Бу концертның тамашачылары арасында чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә бик күп иде.  «Айгөл, без синең белән!» – дип Австралия, Канада, Америка, Италия, Чехия, Дания, Англия, Эстония, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Литва... һәм башка илләрдә яшәүче татарларыбыз язды аңа.

Онлайн-концерт тәмамланганнан соң, Канаданың Ванкувер шәһәрендә яшәүче татарларның җитәкчесе Җәмилә Биктимирева Айгөл белән элемтәгә керә. «Аш-су әзерләү буенча онлайн мастер-класс үткәрә алмассызмы икән?» – дип сорый ул. 

– Бу тәкъдимгә ике куллап ризалаштым, – ди Айгөл Бариева. – Читтә яшәүче милләттәшләребезнең күбесе инде шактыйдан карантинда утыра. Соңгы вакытта булган хәлләрдән арулары, ялыгулары да сизелә... Кәефләрен күтәрү дә булыр дип уйлыйм. 11 апрель көнне Мәскәү вакыты белән кичке 8дә, Инстаграм битендә, шулай ук Фейсбукта да туры эфирда онлайн чыгачакмын.  Бергә-бергә җырлый-җырлый ашарга пешерербез. Өлеш пешерүдән башлыйбыз. Моның өчен нәрсәләр кирәк булачагын инстаграм битендә инде яздым. 

Айгөл Бариеваның онлайн-мастер-классына теләгән һәркем кушыла ала. Әлегә кирәк ингриедиентларны әзерли торыгыз: 

200 гр каймак;
сода;
100 гр сыер мае;
1 йомырка;
тоз;
он;
400-500 гр. тавык филесы;
2-3  баш уртача зурлыктагы суган;
6-7 бәрәңге;
сыек май (табаны майлау өчен). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар