Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Болгар» радиосының баш мөхәррире әти булган!

«Болгар» радиосының баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримовның кызы туган.

«Болгар» радиосының баш мөхәррир-продюсер Илфар Кәримовның кызы туган. Гөлинә белән Илфарның беренче сөенечләре – беренче балалары бу. Сабый Казан шәһәренең 1 нче бала тудыру йортында иртәнге сигез белән тугыз арасында дөньяга килгән. 3 кило да 550 грамм, буе – 52 см. Әнисе дә, нарасый да үзләрен яхшы хис итә, бар да уңышлы узган. 
Илфарның үзенә шалтыратып, без дә яшь әтинең шатлыгы белән уртаклаштык. «Бәхетнең җиденче катларында кебек халәтем, – диде ул. – Бик куанычлы, бик рәхәт хис икән ул әти булу. Кызыбызның тууын бик көткән идек. Инде бар нәрсәне әзерләп, барлап куйдык. Караватлары, киемнәре – барысы да әзер, бар да аның тизрәк әнисе белән өйгә кайтканын көтә». 
Яшь гаиләне котлыйбыз!  Бу дөньяга бәхете белән, гомере белән килсен. Әти-әнисенең куанычы булып үссен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сау сэлэмэт, бэхетле тэуфиклы, озын гомерле бала булып, эти эни тигезлегендэ устерегез! Котлыйбыз сезне!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Котлыйбыз чын күңелебездән!Бәхетле озын гомерле сау саләмәт бала булсын!

      Хәзер укыйлар