«Болгар» радиосы премиясе: сәхнәдә – Рафаэль Ильясов, зиннәтле җырчы, алсу ботинкалы Зәйнәб

Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Исеме җисеменә туры килгән концерт булды бу. Чынлап та, чын милли концерт. Күзгә артык купшылык та чалынмады. Тамашачылар да концертка кемнәр беләндер кул бирешеп, күрешер өчен түгел, ә җыр тыңларга килгәннәр.  Оештыручылар да яраткан тамашачыларына сюрприз әзерләгән – фойеда махсус ясалган фонда фотога төшеп, бушлай фотомагнитларга ия булдылар. Моннан кала, һәр килгән кешегә фестивальнең символы булган йолдыз-значок өләштеләр. 
 Концертны традиция буенча Татарстанның бәрхет тавышлы – Илфар Кәримов һәм  харизмалы Рөстәм Гайзуллин алып барды. Ел саен алар янәшәсендә бер чибәр ханым да булмый калмый. Быел ул «ТНВ» каналы алып баручысы Эльвира Фазлыева иде. Үз образын искиткеч шәп башкарды. Җыр арасында сөйләнгән, нигездә, ир-ат белән хатын-кыз мөнәсәбәтләренә кагылышлы юмор да мәгънәсез, тоссыз булмады. Монысы өчен сценарий авторына – «5»ле!
Алтын йолдызны беренче булып «Кара әле күземә» җырын башкарган Ильмира Нәгыймовага тапшырдылар. Ул «Иң популяр җыр» номинациясендә җиңү яулады. «Болгар радиосы» үткәргән фестивальнең тагын бер зур уңышын әйтми калмый мөмкин түгел. Номинациядә җиңгән җыр авторларын да сәхнәгә чыгарып хөрмәтлиләр. Алтын йолдыз сыны башкаручыга тапшырылса, авторларга махсус дипломнар бирәләр. 
«Ел ташкыны» номинациясендә Айдар Рәкыйпов җиңү яулады – тагын бер башкортстан татары. Ә аларны Казан сәхнәсе бик ярата. Димәк, әлеге яшь егетнең дә иҗади киләчәге бик якты булыр. Танылган гармунчылар Ринат Вәлиев, Айнур Моратовка уйнавына кушылып җырлаган Айдарның чыгышы чын татарча булды. Европага йөз тотсак та, миллилек бары якынрак. Үзебезчә!
Чын эш аты булган Илсөяр Бәдретдинова «Иң иҗади коллектив» номинациясендә җиңде. Һәм бу җиңү бәхәссез, ул аңа лаек. Төркемдәге егет-кызлар да нәкъ үзенә охшаган. Илсөяр үзе бер җыр җырлаганда ике костюм алыштырырга өлгерде. Әйтәм ич, эстраданың иң уңган җырчысы. Хәтта туфлиләрен дә алыштырган иде. Алсу һәм Азат Фазлыевлар «Иң халыкчан дуэт» номинациясендә алтын йолдызлы булды. Алар башкарган «Әгәр сине очратмасам» – бу концертта башкарылган иң матур җырларның берсе иде, миңа калса. Гашыйк җаннар мине аңлар! Бүгенге татар эстрадасының йолдызлы дуэты булган Гүзәл белән Илдарның чын көндәшләре булып үсеп киләләр. Популярлык үзгәртеп, артык һаваланып китмәсәләр... 
«Иң максатчан җырчы» номинациясендә Винарис Илъегет җиңде. Махсус аның өчен табылган номинация, мөгаен, дигән фикер килде. Андый тагын бер номинация бар иде әле. Азалия Зиннәт «Иң зиннәтле җырчы» булды. Әлеге исемгә ул фамилиясе өченме, әллә бот төбенә кадәр ерык булган матур күлмәге өченме, әллә бик озын аяклары өчен лаек булды? Ләкин ул, берсүзссез – татар эстрадасының иң сексуаль җырчысы. Бу чыгышы вакытында да залдагы ир-атлар аннан күзен ала алмагандыр дип уйлыйм. Хәер, хатын-кыз булсам да, аңа сокланып карап тордым. Матурлыкны нигә яшерергә?!
Фестивальнең тагын бер уңышы – легендар җырчыларны хөрмәтләү. Быел сәхнәгә Рафаэль Ильясов чыкты. Легендар җырчыга кул чабарга иренеп утырган ялкау Пирамида залы да алкышларын җәлләмәде. Тагын бер җырчыга бик каты итеп кул таптылар әле – Ришат Фазлыйәхмәтов. Ул «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә җиңде. Әлеге исемнең юкка бирелмәвен, шул рәвешле, тамашачы да раслады. Ә менә Әнвәр Нургалиевның популярлыгы таудан түбән тәгәри башламады микән дигән шик туды? «Иң популяр җыр» номинациясендә тыңлап алҗыган «Кочаклама, яратмыйча» җырын башкарды. Күптән инде Әнвәрдән яңа хитлар ишетелми. «Татар җыр сәнгатенә керткән өлеше өчен» Зөфәр Хәйретдинов бүләкләнде. Әле яңа гына алтмыш яшен тутырган җырчы-композиторның, билгеле, өлеше зур. Ә минем өчен ул балачак җырчысы. Зәфәр Хәйретдинов җырлаганда бер миндә генә балачак хатирәләре уянмыйдыр. «Иң романтик җырчы» номинациясендә җырлаган Марат Шәйбәков та тапталып беткән иске хиты белән сәхнәгә чыкты. «Тамашачы мәхәббәте» Гөлдания Хәйруллинаныкы булды. Шулай да, «Болгар радиосы» тамашачылары үлеп китеп Гөлданияне тыңлыйдыр дип уйламыйм. Рафаэль Латыйпов беретын салмаган кебек, Виталий Агапов та һаман шул эшләпәдән. Аңа «Халык күңеленә кергән җырлар авторы» исеме бирелде. Түләпме, түләмичә генәме, бертуктасыз җырлары яңгырап тора шул радиодан, күңелгә кертми хәл юк. «Болгар радиосы», «Иң лирик җырчы» дип – Илсафны, «Иң креатив җырчы» дип Рината Тэйны билгеләп узды. Тагын бер эшләпә иясе легендар Асаф Вәлиев «Әйтмә син авыр сүз» җыры белән «Үлмәс хит» иясе булды. Яңартылган иске хитлар исемлегендә бу җырның булмавы гаҗәп әле?!
«Болгар радиосы»ның замананың иң талантлы даһи композиторы Илмир Низамовны хөрмәтләве дә мактауга лаек. «Спектакльләргә музыка иҗат иткәне өчен» номинациясендә алтын йолдызлы булды ул. Маэстро үзе уйнап, кабатланмас тавыш иясе Илүсә Хуҗина башкаруындагы «Бишек җыры» тамашага затлылык өстәде. Хәтта ки, концертның йөзек кашы булды дисәм дә, ялгышмам. 
«Иң өметле җырчы» Зәлилә булды, «Яңа исем» Рузилә Хәйретдиновага бирелде. Соңгысы чибәр җырчылар исемлеген баета, әлбәттә. «Үзенчәлекле моң» иясе Нәфкать Нигъмәтуллин, «Иң халыкчан җырчы» Рифат Зарипов булды. «Халык мәхәббәте» – Венера Ганиеваныкы. Иң күп чәчәкләр җыйган артист та ул. «Заманча яңгыраш» номинациясендә Булат Нигъмәтуллин алтын йолдызлы булды.ֿ «Кабатланмас тавыш» – Раяз Фасыйхов. «Иң моңлы җырчы» – Сиринә Зәйнетдинова. Халык җырларын Сиринә кебек моңлы итеп башкара алырдай җырчылар бар микән әле ул тагын эстрадада? Һәм Сиринә кебек тыйнак! Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов җырларын бик тә үзенчәлекле итеп тәкъдим иттеләр. Чыгышлары театральләштерелгән, киемнәре чуар. Шуңа истә дә калдылар. Алар «Ел дуэты» булды. «Иң лирик җыр» Марат Фәйрушинныкы, «Иң зәвыклы җырчы» – Гөлназ Асаева, «Иң үзенчәлекле дуэт» – Айдар һәм Алмаз Юнусовлар.  «Иң романтик дуэт» – Гүзәл белән Илназ Баһ. Бу номинациядә «Болгар» радиосы тамашачылары белән килешмәс идем. Нигездә, бәйрәм өчен башкарылган җырларын романтик дип әйтәсе килми бер дә. «Иң үзенчәлекле тавыш» иясе –  Резеда Шәрәфиева. Резеда ханымга иң зәвыклы җырчы дип тә йолдыз бирер идем. Миңа калса, эстрадада кабатланмас һәм бердәнбер зәвыклы җырчы!
Тамашага тагын бер зыялылык өстәгән җырчы – Илнар Миранов. Ул «Ел ачышы» номинациясендә җиңү яулады. Искиткеч тавыш. Татар җырын башкарып, чит ил йолдызлары белән көндәш булырлык ул. 
«Ел җырчысы» – Гүзәл Уразова. Җиденче тапкыр үткәрелгән милли музыкаль премия бирү тамашасында җиденче тапкыр алтын йолдыз алган, хатын-кыз тамашачыларның иң яраткан җырчысы Ришат Төхвәтуллин «Татар җыр сәнгатенең асылын саклап, дөньякүләм дәрәҗәдә иҗат иткән» дип аталган пафослы номинациядә җиңүче булды. Концертта Ришатның «Татарстанның атказанган артисты» исеме алуы да билгеле булды. Котлыйбыз! Лаеклы!
«Йөрәкләргә үтеп кергән җыр» номинациясендә берсүзсез Зәйнәб Фәрхетдинованың «Күңел унсигездә» җыры җиңү яулады. Хак! Нинди генә мәҗлескә, бәйгегә барма, әлеге җырны башкаралар. Хатын-кызның күңеле гел унсигездә шул, Зәйнәб үзе дә яшь кызлар кебек, алсу ботинкалар киеп чыгып башкарды бу хитны. 4 сәгатькә сузылган тамашаны Салават булмагач, билгеле, Айдар Галимов тәмамлады. Ул «Халык мәхәббәте»н казанды. Соңгы елларда әллә ни хитлары булмаса да, барысы ярата шул Айдарны. Моңа, бәлки, аның гади, халыкчан, тыйнак булуы да сәбәптер. Социаль челтәрләрдә тормышының барлык якларын ачып салмаган, мөнәсәбәтләр ачыклап, хайп тотып йөрмәгән җырчыларга тамашачы рәхмәтле, хөрмәте дә зур.
 “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы миңа хәтта җитми дә калды. Концертта: «Кайчан бетәр микән инде бу?» дигән уй килми икән, димәк, уңышлы оештырылган. Афәрин, «Болгар»лар! 

Реклама

Салават Камалетдинов фотолары

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 8048
    10
    252
  • ТУГАН ЙОРТ БУСАГАСЫ  Җиңел велосипедының бер як мөгезенә аскан авыр сумкасын йорттан-йортка йөри-йөри бушатып бетергәч, Гүзәлия өенә табан атлады. Замана үзгәрү белән, кеше белән кеше арасындагы элемтә чаралары арта бара...
    8480
    9
    198
  • Бәхет шәүләсе ​​​​​​​Тиранның төрлесе була. Кул күтәреп, җәберләп кенә торучыны түгел, кешене рухи яктан басып, иреген чикләп яшәүчеләргә карата да әйтелә ул. Карап торышка менә дигән ир, кайгыртучан әти дип уйларлык кешеләр дә гаиләдә тиран булып чыгарга мөмкин.
    8456
    6
    129
  • Ике туй – бер ир «Ике тапкыр кияүгә чыгарсың», – диде миңа чегән хатыны. Күзләремә яшь килде...
    7390
    3
    115
  • Кардагы эзләргә ни булыр?!  Урамда кар-буран уйный. Әллә быелның беренче бураны инде?! Юл кырыйларында кар эскерте өелеп тормаганга шулай тоеламы соң, әллә яуганы да эреп бетә баргангамы. Һәр яуган кар, сукмакларны тутырып бөтерелгән буран бу кышның беренчесе сыман... 
    7011
    0
    106
Соңгы комментарийлар
  • 29 гыйнвар 2020 - 09:03
    Без имени
    Зур рәхмәт Сезгә матур фикерләрегез өчен! Быел сабакташлар белән очрашуга кайткач, "ияреп" килгән хикәяләремнең берсе. "Сынау", "Рәнҗеш" дигән хикәяләремнең дә сюжетлары шушы очрашу мизгелләрендә туды. Алар "Сөембкә" сайтында басылдылар. Укучыларым белән бәйләнештә тоткан өчен "Сөембикә" кызларына олы рәхмәтләремне белдерәсем, сәламәтлек, иҗат уңышлары теләсем килә. Үрнәк булырлык та, сабак бирерлек тә, файдалы һәм кирәк язмалары белән "Сөембикә" алдагы көннәрдә дә барыбызны да куандыоып торсын! Люция Әблиева
    Кайтаваз
  • 29 гыйнвар 2020 - 10:19
    Без имени
    Әйе, сүзне әйткәнче уйларга кирәк тә, кайчак авыздан чыгып оча шул! "Каргышның тиешлесе дә уртак төшә" дия иде әнием. Шуңа күрә каргау түгел рәнҗергә дә куркам, Алла сакласын каргыш- рәнҗешләрдән. Бик гыйбрәтле язма, рәхмәт, ошады.
    ​Каргыш – каргыштан аерыла
  • 29 гыйнвар 2020 - 12:34
    Без имени
    Гыйбрәт!!! Аллам сакласын дияргә генә кала монда. Рәхмәт, уйландыра торган, тәрбияви , тирән эчтәлекле.
    Кичерү
  • 28 гыйнвар 2020 - 19:42
    Без имени
    Юк, хозай курхэтмэсен, ошондай азымга этэргэн Ир менэн бер кондэ тормас инем...
    ​Ачы көнбагыш
  • 29 гыйнвар 2020 - 03:22
    Без имени
    Бик матур язма! Дорес язылган.Узе сайлаган хонэргэ гомер буе тугры булган,яратып башкарган ,ярдэмгэ килергэ хэрвакыт эзер булган медицина кешелэренэ дан!!! Мин дэ язмадагы Рэшидэ гэ ошаган фельдшерны белэм.40 елдан артык бер авылда яшэп,эшлэп тирэ-яктагы 6 авылга медицина ярдэме курсэтуче Зилэ Кинзяшева хакында язасым килде.Зилэ узе Башкортостаннын Авыргазы районында туып ускэн.Кырмыскалы районынын Тансаит авылына медучилищены беткэч эшкэ жибэрелэ 1978 елда .шул елдан башлап элеге конгэ кадэр , пенсиядэ булуына карамастан,Зилэбез хэрбер ярдэмгэ мохтаж кешегэ медицина хезмэте курсэтэ.КЕМ.кайсы авылда,жэйме,кышмы ,буран,янгырмы -йогереп ярдэмгэ килэ. Шулай ук ул узенен тормышында кешелэр конлэшерлек итеп алып бара.Тормыш иптэше Анур белэн якты матур йорт салып кереп ике эзмэвердэй егет устереп ,аларны ойлэндереп ,оныкларына шатланып яшилэр.Зилэбез авылда гына тугел район кулэмендэ хормэтле кеше. Чын кунелемнэн килэчэктэ дэ аларга исэнлек саулык белэн озын гомер,шатлык телим!
    Кайтаваз
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...