Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

“Болгар кызлары” солисткасының балаларын урлаганнар

“Болгар кызлары” солисткасы Айгөл Зәйнуллина бу көннәрдә бик зур сынауга дучар булган.

 

“Болгар кызлары” солисткасы Айгөл Зәйнуллина бу көннәрдә бик зур сынауга дучар булган. Олы улына 10 яшь туласы көн алдыннан аның элеккеге ире Тимур Шәрифуллин, газ баллоны белән куркытып, янап, ике улын да урлап алып киткән. Әни кеше берничә көн дәвамында балаларының кайда икәнлеген дә белмәде.


 

Кичә Айгөл Инстаграмда соңгы хәбәрләре белән уртаклашты. Аның элеккеге ире Тимур Шәрифуллинның ике улын алып, Россия чиген чыгып, хәзерге вакытта Казахстанга барып җиткәнлеге мәгълүм булган. Бу эштә аңа әнисе дә ярдәм иткән дип саный җырчы ханым. Балаларның әтиләре ялган документлардан файдаланган булырга мөмкинлеген дә яшерми Айгөл.

– Үзем белән мондый хәл килеп чыгар дип башыма да китерми идем. Аерылышуыбызда алты ел узды. Шул вакыт эчендә улларым Әмирхан белән Тимерланның әтиләре бернинди дә – матди дә, рухи ярдәм дә күрсәткәне булмады. Һәм менә олысына 10 яшь тулганны көтеп, балаларымны миннән тартып алырга булган. Мин чарасызлыктан ни эшләргә дә белмим, – ди бичара ана.     

Теги: «Болгар кызлары» Айгөл Зәйнуллина Айгуль Зайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар