Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина өйләнешәләр!

Бүген кич, әле берничә сәгать кенә элек Вагаповфест йолдызларының Казанда узган өстәмә концертындаАзат Гөлсирингә тәкъдим ясады. 

Бүген кич, әле берничә сәгать кенә элек Вагаповфест йолдызларының Казанда узган өстәмә концертындаАзат Гөлсирингә тәкъдим ясады. 

– Гульсик, кил әле монда... Син беләсең мин сине ничек яратам... Шул ук вакытта син беләсең – минем матур сүзләргә сәләтем юк. Әмма минем әйтергә теләгән сүзләр, уйлар, хисләр без бүген икәү җырлаган «Аккошлы күл» җырында булды, – дип Азат сәхнәдә Гөлсирин алдында тезләнде, кулын сорады. 

– Риза! – дип җавап бирде аңа Гөлсирин.

 

Вагаповфестның инстаграмдагы битенә бу минутларда аларга котлаулар ява:

– Күптән көттек без бу мизгелне! Котлыйбыз!

– Мин дә концертта бар идем. Мин бик шат! Котлыйм!

– Искиткеч шатлыклы хәбәр! Ниһаять,татар сәнгате өчен иң якты, моңлы гаилә барлыкка киләчәк! Үзем өчен кебек шатмын. Чын күңелемнән. Ура!!!

– Күңел тулды. Бәхетле булыгыз!

– Бәхетле булыгыз матурлар!

– Афәрин! Бәхетле булыгыз!

– Ооооо! Котлыйм!

– Урааа! Ниһаять!

 

Теги: Азат Абитов Гөлсирин Абдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин сезгэ гашыйк,балалар! Бэхетегез булсын гомерлек,гомерегез булсын бэхетле!

    Хәзер укыйлар