Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алсу кызы Микелланың “Голос.Дети” проектында катнашуы турында: “Барысын да вакыт күрсәтер”

Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Алсуның 10 яшьлек кызы Микелла Абрамова “Беренче канал”да популяр булган “Голос. Дети” проектында үз көчен сынап карарга булган. 

Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Алсуның 10 яшьлек кызы Микелла Абрамова “Беренче канал”да популяр булган “Голос. Дети” проектында үз көчен сынап карарга булган. 
“Сукыр” тыңлап карауларда йөздән артык башкаручы катнаша. Яшь талантларны Светлана Лобода, Валерий Меладзе һәм Пелагея сыный. Микелла исә кастингка 7-14 яшьлекләр төркеменә эләккән.  
Кызы белән бергә кастингка килгән Алсу сәләтле баласына һәрчак ярдәм итәчәген әйткән. “Ул сәләтле кыз”, - дип бәяли ул.    
Баштарак каршы булган Ян Абрамов та кызының мавыгуына уңай карый икән. Аның фикеренчә, Микелланың “йолдыз” булачагына барлык мөмкинлекләре дә бар.      
Соңрак Алсу журналистларга әйтүенчә, кызы өчен үзенә караганда да ныграк борчылган. Җырны бөтен гаилә белән сайласалар да, мәҗбүр итмәгәннәр. 
Иң мөһиме Микеллага эшләгән эше ошый. Ул берничә ел рәттән “Голос” проектын карады һәм бирегә эләгү турында хыяллана башлады. Моннан нәрсә килеп чыгасын вакыт күрсәтер, – дигән җырчы.     

Теги: Җырчы Алсу Микелла Абрамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар