Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алмаз Мирзаянов  агач төбенә нәрсә күмгән?

Нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов бик тә гаилә җанлы кеше. Аның балачак хатирәләре дә шул хакта сөйли. 

Нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов бик тә гаилә җанлы кеше. Аның балачак хатирәләре дә шул хакта сөйли. 


Алмаз кечкенәдән шигырьләр яза. Шигырьләр белән язылган көндәлеген  бары хатыны Зөлфирә Шәйдуллина гына укыган.  Мөслим ягында туган булачак нәфис сүз остасы  мәктәптән соң апаларының өйдән очып китә баруларын авыр кичерә. Беренче апасы укырга киткәч, бик ямансулый ул. Икенче апасы укырга киткәндә, өлкән апасы кияүгә чыга. Монысы тагын да авыррак була.  «Туйга кадәр, бер-ике  атна буе шигырьләр яза-яза, көндәлек алып бардым. Анда минем хис-кичерешләрем, сагыну-сагышларым иде», –  ди ул.  Алмаз көндәлеген, кеше кулына кермәсен дип әйбәтләп төреп, агач төбенә күмгән.


Алмаз бүген дә шигырьләр яза. Әнисеннән килгән сәләт. Әнисе – гомере буе укытучы булып эшләгән Сәрия ханым Мирзаянова – шигырь, хикәяләр язып, инстаграм битенә урнаштыра. Сәхнәдә шигырь жанрын популярлаштырган Алмаздан: «Шигырьләреңне дә сөйләячәксеңме соң?» – дип сорыйбыз. «Юк », – ди ул тыйнак кына. Бәлки, ишетербез дә. Сер итеп кенә әйтәбез: Алмазның үзе язган җырлары да бар. Талантны яшереп яшәп булмый ул.


«Сөембикә» журналының октябрь санында «Ничек бар – шулай» проектында кунакларыбыз – Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина. Укымый калмагыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар