Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алинә Заһитованың сумкасында нәрсәләр бар

Япония дип үлеп китәм инде, шунда үткән дөнья чемпионатында җиңү дә яуладым. Андагы кибетләрдә төрледән-төрле продукцияне күреп, күзләр камаша...

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова стилист Алеко уздырган шоу-тамашада сумкасында ниләр барын тәфсилләп сөйләде. Әйдә, без дә Алинә сумкасына күз салыйк.

Мин сезгә бөтен тормышымны алып килдем. Иң мәҗбүри атрибут – ул, әлбәттә, паспорт.

Йокы өчен битлек тә монда, чөнки йокым бик сизгер. Шуңа масканы гел үзем белән алып йөрим, йокым туймаса – эш харап! Ул махсус күзләрне каплый торган маска, ни дисәң дә яшь бар: миңа инде 22, үземә карата игътибарлырак булырга кирәк.

Кыз кеше буларак, әлбәттә инде, сумкамда төрле карандашлар, помадалар күп. Һәрвакыт кәефкә карап бизәнәм. Менә мондый блеск та бар. Ул хәзер трендта икән, тик исе бер дә ошамый инде. Ә ирендә шундый шәп ялтырый.

Төрле тәмнүшкәләр, япон сагызлары да бар миндә. Япония дип үлеп китәм инде, шунда үткән Дөнья чемпионатында җиңү дә яуладым. Андагы кибетләрдә төрледән-төрле продукцияне күреп, күзләр камаша. Элек баллы әйберләр ярата идем, хәзер ул кадәр өзелеп төшмим инде.

Каток карточкасы да сумкада. Мәскәүдәге, Этери Тутберидзеның фигуралы шуу үзәге катогы турында әйтүем. Тагын әле фатир карточкасы да шунда. Тиздән яңа йортка күчәм.

Болары – өй ачкычлары. Брелогы – «Цветной» сәүдә үзәгенеке. Шул фирманыкы ошый инде менә. Нервланганда брелок белән уйнап утырып тынычланам. Ул ниндидер шарм да бирә әле.

Катоктагы чишенү бүлмәсе ачкычлары да үзем белән. Аңлагансыздыр инде, бөтенесе тренировкалар белән бәйле.

Менә теш щеткасы, менә борынга тамыза торган дару. Туктаусыз борынымнан агып тора. Бу инде профессия белән бәйле чир, һәр фигурист шуннан зарлана.

Минем кепкам. Натурам буенча интроверт буларак, кепкамны кигәч, мине беркем дә күрми кебек тоела. Минем кебек бик ачылып китми торган кешеләр өчен менә дигән инде. Мерчымның дизайнын да тулысынча үзем эшләдем. Производство планында бераз кыенлыклар булды, әлбәттә. Чөнки шактый вакыт кирәк, ә ул арада инде зәвыгым да үзгәрде. Көтеп тормыйча, башкаларга да күрсәтәсем килде. Кепкага «Үзеңә ышан» дип язылган – ул минем тормыш кредом.

Сумкадагы маскалар күплеккә аптырамагыз, самолетта еш очарга туры килә бит. Маскалар мине саклый, үзем дә беркемгә берни йоктырмыйм. 
Аптечкамны да күрсәтим әле. Йокым тынычсыз дидем бит, шуңа күрә берушалар анда. Тагын авыртуны баса торган дарулар, кремнар, мазьлар.

 Ә бу костюм эскизлары. Казандагы боз тамашасы «Хранители времени» өчен эшләнде. Фэшн элементлары белән мөселман стилен сакларга тырыштык. Үзем өчен өр-яңа юнәлеш булды ул: мин – продюсер ролендә. Идея минеке, ә рәсемнәрне башкалар ясады. Без – зур команда.

Кызлар өчен тагын нәрсә мөһим? Бер җирдән икенчесенә күчеп йөрүләр, очышлар, макияжлар... Димәк, тирене тонуста тотарга кирәк: маскалардан башка булмый.

Репетицияләрем күп. Кайчак бозда 6–7 сәгать шөгыльләнергә туры килә. Андый очрак өчен грелка да алам.

Телефоннарым икәү: эш өчен һәм шәхси. Бик уңайсыз. Эш өч тапкыр күбрәк хәзер. Бер телефонга ике сим-карта куеп йөри торган кеше түгел инде мин, гаджетлар белән дуслык юк.

Монысы – институт карточкасы. Имтиханнарда бик дулкынландым. Олимпиадада да ул кадәр үк борчылмаган идем. Ярар, барысы да яхшы үтте.

Кул кремы. Ул лосьон кебек. Майлы кремнарны яратмыйм.

Духи. Күбрәк ир-атларныкына тартым, агач исе килеп тора, миңа калса, шәрык ноталары да сизелә кебек.

Санитайзер. Үземә бик күп әйберләр сиптерергә яратам. 

Монысы автографлар өчен маркер. Фанатлар еш кына кулларына автограф куюны сорыйлар. Һич аңламыйм: юынгач юкка чыга бит инде ул.

Портатив зарядка бик кирәкле әйбер.

Планшет. Мин эшлим дә, фильмнар да карыйм. Монда да – бөтен тормышым. 

С витаминлы су. 

Тагын бер бик кирәкле атрибут – күзлекләр. Әллә ничә күзлегем бар. Машинада төрлеләре ята. Соңгы вакытта стилистлар белән эшлим. Сине аңлардай, ачардай кешеләрне табу бик кыен. 

Чыбыксыз наушниклар. Чынлыкта аларны кулланмыйм да диярлек. Гел чыбыклыларыннан йөрим. Миннән көләләр инде. 

Теш щеткаларын отельләрдән алам, йомшак һәм аякка уңайлы булсалар, тапочкаларны да эләктерәм.

Машина ачкычы. Әти шуңа менә бу брелокны эләктереп куйган. Ә мин ничек ычкындырасын белмим.

Бүгенге көндә иң яратканым – шушы кечкенә сумкам. Мин күп әйберләр тутырып йөрим, ә монда бик аз гына сыя. Бу сумка – матурлык өчен. 
 

 

Теги: Алина Загитова Алина Заһитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар