Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Альбина Асылгәрәева коронавирус белән авырый

«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «Татарстан хәбәрләре» тапшыруын алып баручы Альбина Асылгәрәева коронавирус белән авырый. Бу хакта ул бүген үзенең инстаграмдагы битендә хәбәр итте.

«Эфир» телеканалының «Город» тапшыруын алып баручы Альбина Асылгәрәева коронавирус белән авырый. Бу хакта ул бүген үзенең инстаграмдагы битендә хәбәр итте.


«Мин ковидка тест тапшырдым, – дип яза ул. – Һәм ул уңай нәтиҗә күрсәтте. Тестны тик торганнан гына бирмәдем, чөнки авырый башладым. Температура күтәрелде, томау төште, бернинди ис тә, тәм дә тоймый башладым. 
Тестны  түләп эшләттем. Безнең поликлинка врачлары аны ясаудан баш тарттылар, әмма ике атнага больничный бирделәр, ОРВИдан дәваланырга куштылар. 

Анализларым билгеле булгач, миңа: «Өйдә утырыгыз. Карантин!» – дигән хәбәр килде. Үз теләгем белән тестны тапшырмасам, миндә коронавирус икәнен беркем белмәс иде. Элеккегечә эшкә йөрер идем, дусларым белән очрашыр идем, әбием янына да кайтыр идем. 

Өйдә утырам. Бик нык ялыктырды. Ис тою әкерен генә кире кайта. Инде икенче тест тапшырдым. Ул тискәре нәтиҗә күрсәтер дип өметләнәм. 
Менә шундый хәлләр.Үзегезне саклагыз. Бу чир әле безнең янәшәдә генә йөри».

Альбина Асылгәрәева турында укыгыз: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/rkemne-z-asyly-bar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар