Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Айгөл Бариева: «Күңелемдә әйтеп бетергесез тынычлык»

Җырчы Айгөл Бариева күптән түгел кече хаҗ (гомрә) кылып кайтты. Шуннан соң ул яулык ябты.

 

Җырчы Айгөл Бариева күптән түгел кече хаҗ (гомрә) кылып кайтты. Шуннан соң ул яулык япты. Моны кабул итмәүчеләр дә аз булмады. Аларга Айгөл: 


«Мин сезгә шуны әйтәм, дусларым: бернәрсә дә үзгәрмәде. Мин шулай ук эшлим, чыгыш ясыйм, җырлыйм, экобизнес алып баруымны дәвам итәм. Дусларым, туганнарым белән аралашам. Театр, концертларга йөрим.

Әмма болар хәзер бар да икенче урында. Беренче урында һәрвакыт Аллаһым! Хәзер бар да шуңа җайлаша, Әлхәмдүлилләһ. Ә иң мөһиме: мин үземне хәзер һәрчак ниндидер сак астында итеп хис итәм. Сезгә моны хәтта аңлата да алмыйм. Күңелемдә әйтеп бетергесез тынычлык. Мин яулык япканнан соң бик күптөрле смс-хәбәрләр, кыек карашлар булды. Кайберәүләр мине кызганды, хәтта «Юләр син», диючеләр дә булды.

Әйтегез әле, мин бәхетсез кешегә охшаганмы?
Киресенчә! Хәзер бар да үз урынында!» – дип җавап бирде социаль челтәрдәге шәхси битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Айкөл ханым .Бик килешә үзегезгә.йөзегездән нур сирпелә.Критиковать итәргә кирәкми,үрнәк алырга кирәк.Әлхәмдүлилләһи ,бик нурлысыз

    Хәзер укыйлар