Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

23 февральгә кем нәрсә биргән һәм кем нәрсә алган

Булат Бәйрәмов: «Минем өчен иң зур, иң кыйммәтле бүләк, күңелемә кереп калган бүләк – кызларымның үз куллары белән ясаган открыткалары.



Булат Бәйрәмов:
«Минем өчен иң зур, иң кыйммәтле бүләк, күңелемә кереп калган бүләк – кызларымның үз куллары белән ясаган открыткалары. Уртанчысы Зифа ике открытка ясаган. Берсе урыс телендә, мәктәптә ясаганнар, стразалар белән бик матур итеп бизәгән, матур текст язган. Икенчесен өйдә ясаган, татарча шигыр
ь язган. «Әтиебез, син безнең саклаучыбыз, без сине яратабыз», – дигән. Миңа боларны кабул итү шулкадәр рәхәт булды. Шуннан да зурран бүләк юк тадыр. Әлбәттә үз проция носкиларымны да алдым. Аларга бик уңай карыйм. Носки гел кирәк була, ничә булса да артык түгел. Юынырга гель-шампуньнарым да булды. Аларын да бик теләп кабул итәм. Аннары бүләккә сертификат бирделәр. Ул да бик әйбәт булды: кием кибетенә барып, үзем теләгән күлмәк-галстукны сатып алачакмын».



Алсу Фазлыева Азатка һәм улларына бәйрәм табыны корган. «Зур бүләкләр алышмадык. 23 февраль барыбызның да бәйрәме. Шуңа күрә бәйрәм табыны ясадык. Малайларга гына кечкенә бүләкләр алдык. Дөресрәге, алар сайлады, без алдык.



 

Гүзәлем Салават Миңнехановка тәмле мантый пешергән. «Иртүк торып, әни белән бәйрәмгә мантый әзерләдек. Әни бездә кунакта иде. Бала белән өйдә утыргач, иркенләп бүләк сайлый алмадым. Гадәттә, бер-беребезгә алай сюрпризлар ясап бүләк бирешкәнебез юк. Кирәк әйберне бергә барып алабыз. Аның бәйрәм көн булуы мәҗбүри түгел. Менә бу көннәрдә Салаватның телефоны эшләми башлады әле. Яңасына алмаштырырга туры килер, ахрысы».


Илназ Баһка эш кораллары биргәннәр. «Миңа бүләкнең шәбе эләкте – төзелештә куллана торган инструментлар җыелмасы бирделәр. Ир-егетләр өчен әзерләнгән букет һәм бик матур өс киеменә дә баедым».

 


Ләйсән Мәхмүтова
нәрсә бүләк итәргә дә белми. «Ой... миннән сорамагыз. Хәзер нәрсә кирәген дә белмәссең. Аласың да, әййй, бу әйбер кирәкми иде, диләр. Шуңа күрә, башымны катырмыйча, акча бирдем дә, нәрсә теләсәгез, шуны сатып алыгыз, дидем».


Айваз Садыйровка шәрык бию бүләк иткәннәр. «Бездә шундый традиция бар. Без кызларга ел саен лотерея уйнатабыз. Төрле-төрле бүләкләр була анда, ә берсе суперприз була. Быел кызлар да шундый форматны уйлаганнар. Миңа укчылар клубына сертификат эләкте. Суперприз яхшы шәраб иде. Узган ел без кызларга фокусник чакырткан идек, алар быел безгә шәрык биюе бүләк иттеләр».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар