Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

12 ел мәхәббәттә һәм... «почти в согласии»

Бүген юмор остасы Данир Сабиров «Инстаграм»дагы аккаунтына әнә шундый сүзләр язган иде. Аларның Миләүшә белән никахлашуларына 12 ел икән. Яраткан артистыбыз гаилә тормышының кәгазь кебек юка, пыяла кебек уалучан чорларын ничек узды икән? Аның белән корган әңгәмәбез шул хакта.

Бүген юмор остасы Данир Сабиров «Инстаграм»дагы аккаунтына әнә шундый сүзләр язган иде. Аларның Миләүшә белән никахлашуларына 12 ел икән. Бу аз гомер түгел, бер-береңне тәмам белерлек, яраклашырлык вакыт узган. Никель туе диләр хәзер 12 ел бергә яшәгәнне. Әле аңынчы кәгазь кебек юка, пыяла кебек уалучан чорларны узасы бар. Яраткан артистыбыз гаилә тормышының әлеге нәзберек чорларын ничек узды икән? Аның белән корган әңгәмәбез шул хакта. Бу юлы да Данир, һәрвакыттагыча, сорауларыбызга  уен-көлке белән җавап бирде. Әлбәттә инде сүз ничек итеп танышудан башланды.
– Миләүшә белән туйда танышкан идек. Ул – кунак, ә мин алып баручы. Йөргән егете белән иде ул туйда. Мин аның зәңгәр күзләренә төштем дә чумдым...  

 

– Бер-береңә яраклашу, адаптация кыен булдымы?
– Төрлесе булды. Тора-бара җайланды тагын. Ул миңа юл бирсә, мин аңа асфальт җәйдем. Мин юл куйганда, ул үлән үстерде (көлә). Алай да бер-беребезгә яраклашу яхшы нәтиҗәләргә китерде. Яратышсак, от души яратыша идек, Талашсак, от души талаша идек. Аннары балалар туды...

 

– Данир, шулай да, баштагы мәлләрдә хатыныгызның ниндидер бер сыйфаты ачуыгызны китергәндер бит?
– Көненә 116 тапкыр шалтырата иде ул. Шуның белән ачуымны китерә иде. Аллага шөкер, хәзер смс кына яза. 

 

– Ә Миләүшәнең ачуын нәрсә китерде икән?
– Минем берәр җиргә әйтмичә чыгып китүем, ишекне ачык калдырып йөрүем, талашсак, бүтән бүлмәгә кереп ятуым... (көлә). Ул үзгәргән кебек, мин дә үзгәрдем. Кая барасымны әйтмичә чыгып китмим хәзер. Кайчак минем бу гадәтемнән кемдер көлә. Көлсәләр көләрләр, мин кая барасымны, кайчан кайтасымны әйтеп йөрим. Шулай дөрес дип саныйм. Башкалар башкача дөрес дип саныйлардыр. Хәзер инде җыеынып чыгып китә башласам, кызларга кадәр: «Әти, кая барасың, кайчан кайтасың?» – диләр. Танышлар арасында шундый гаиләләр бар: ире акчаны алып кайтып бирә дә, хатыны шуңа канәгать булып, артыгын сорамыйча яшәргә тиеш дип саный. «Кая телим, шунда барам, кайчан телим, шуна кайтам. Миндә эше булмасын», – ди ул. Акчасы бар хатынының, бәхете генә юк.

 

– Яшь чакта, әле гаилә корып яшәү тәҗрибәсе булмаганда, хаталар да ясала. Сезнең дә  хаталар күп булдымы? 
– Булгандыр инде, кем белсен инде аларның азмы, күпме булганын. Анысын ахирәттә әйтерләр. 

 

– Яңадан яши башласагыз, кайсыларын төзәтер идегез?
– Төзәтелгән хаталарны яңадан төзәтер идем...

 

– Хатын-кызлар идеаль мөнәсәбәтләр, ир-аттан игътибар көтә. Нәрсә өчен икәнен дә белдермичә, үпкәләп тә йөрергә мөмкин. Бу сезгә таныш хәлме?
– Таныш әлбәттә. Хәзер без бер-беребезнең нәрсә көткәнен беләбез. Булдыра алганча, икебез дә тырышабыз. 
Элек Миләүшә мине үзе белән кибетләргә чыгарга кыстый, ә минем барасым килми. Шуннан үпкәләшеп китә идек. Имеш, миңа барыбер, дип уйлый иде ул. Хәзер яраклаштык: әгәр дә мин, барасым, йөрисем килми, дим икән, ул кыстамый. Барасым килгәндә, мин үзем дә барам. 

 

– Ир-атны нинди хатын-кыз бәхетле итә ала дип саныйсыз?
– Сез әллә нинди кызык сораулар бирәсез. Төрле ир-ат төрлечә бит. Мине минем хатын бәхетле итә ала һәм алды да. Гаиләнең иң зур бәхете дип тагын шуны саныйм: без әни белән торсак та, ул беркайчан да безнең арага кереп, кысылып йөрми. Әти-әниләрнең мөнәсәбәтләргә кермәве кирәк, һәр гаиләнең үз тормышы.

 

– Сезнең йортта эш ир-атныкы, хатын-кызныкына бүленгәнме?
– Бүленгән инде ул... Ашарга әзерләү, савыт юу, кер юу, үтүкләү күбесенчә Миләүшә өстендә. Әни дә булыша. Балаларны карау да күбрәк аңа. Ә тыштагы эшләр – кар көрәү, ишегалдын себерү, этне карау, аны йөртеп керү – алары минем вазыйфага керә. Ашарга кәефем булганда мин дә пешерәм. Атнага бер, пылау пешер әле, дип, алар үзләре сорый. 

 

– Акча кем кулында булырга тиеш, дип саныйсыз?
– Акчаны икебез дә эшләгәч, икебезнең дә кулда. Без акчаны киңәшләшеп тотабыз. Миләүшә минем белән киңәшләшмичә, бернәрсә дә алмый ул. Мин, ал, дисәм дә әле, юк, кыйммәт, алмый торам әле, дияргә мөмкин. Әллә нәрсәләргә акча исраф итеп йөри торган гадәте юк, Аллага шөкер. Без акчаны күбрәк балаларга тотабыз. 

 

– Сез кызларыгыз белән матур постлар куясыз. Берәрсе малай булмады, дип уфтанмыйсызмы? Гомумән, кызларыгызны ничек тәрбиялисез?
– Без өч малай үскәнгә микән, минем андый уем юк. Сәламәт булсыннар кызларым. Халык бездән тагын бер малай таләп итә. Булса, булыр, өченчесе кыз булса да каршы түгел, булмаса да каршы түгел, булганына рәхмәт. Балаларны тәрбияләү, укыту, түгәрәкләргә илтү  исә күбрәк әниләре һәм дәү әниләре өстендә. Сүз тыңламасалар, кайчак каты гына итеп бер әйтеп куям, шул җитә. Алар минем күз карашыннан ук тиз генә үз урыннарына утыралар. Шулай да уйнарга, төрле кызыклар уйлап чыгарырга, шаярырга дигәндә, алар күбрәк минем янда. 
Дөресен әйткәндә, алар әниләреннән күбрәк куркып тора. Балаларны тәрбияләү аркасында кайчак ачуланышып та алабыз. Мәсәлән, әниләре бассейнга кертми, чирлисез, ди. Мин, тиз генә кереп чыгыгыз, дим. Әниләре тотса, безгә әти рөхсәт бирде, диләр. Аннары Миләүшәдән миңа эләгә... 
Мин үз гаиләмнән канәгать. Кем нәрсә күзаллый, икесенеке дә туры килергә тиеш. Ләкин ул туры килеп үк бетми. Бер-береңә юл куеп, яши-яши яраклашасың. Барыбер, ни генә дисәң дә, күбесе хатын-кыздан тора. «Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын», – дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Бирсен Ходай, минем кызларым да яхшы хатыннар булсыннар. Аларга да яшы ирләр насыйп булсын. Ир-ат үзе дә хатын-кызның тырышлыгын күрә белергә тиеш. «Ул шулай булырга тиеш!» – дип, хатыннан гына таләп итеп тормасын. Мин шулай уйлыйм...


Үз чиратыбызда без дә Миләүшә һәм Данир Сабировларны никах көннәре белән тәбриклибез. Никах җепләре нык, бәхетләре бөтен булсын! 

фотолар: https://www.instagram.com/danir_sabirov87/


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар