«Зөләйха күзләрен ача» романын сәхнәләштерү өчен сценарий әзер – Башкорт драма театры

«Зөләйха күзләрен ача» романы сценарие әзер, дип хәбәр итә М. Гафури исемендәге Башкорт драма театры. Сценарийны Россия драматургы Ярослава Пулинович язган. Башкорт теленә тәрҗемә эшен Хөрмәтулла Үтәшев башкара.
Гүзәл Яхина бестселлеры буенча спектакльне режиссер Айрат Абушахманов куячак. Ул март аенда күрсәтеләчәк “Яратасың – яратмыйсың” спектакле премьерасыннан соң эшкә керешәчәк. Уфага 2016 елның декабрендә килүендә роман авторы Гүзәл Яхина Айрат Абушахманов иҗатына зур хөрмәт белән каравын һәм аңа ышануын белдергән. Язучы ханым Башкорт драма театры актерлары белән очрашып фикер алышкан, сорауларга җавап биргән. «Зөләйха күзләрен ача» спектакле премьерасын киләсе сезонда тәкъдим итү ниятләнелә.
Гүзәл Яхинаның ХХ гасырның 30 елларындагы кулаклаштыру чорында яшәгән татар кызы Зөләйхага багышланган китабы, бестселлерга әйләнеп, илнең 20 теленә тәрҗемә ителә. Роман авторы “Зур китап” һәм “Ачык Алан” әдәби премияләре лауреаты була. «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча «Россия» каналы алты серияле фильм әзерли. Аудиоязма белән китап дисклары дөнья күргән. Зөләйханың театраль язмышы башкорт сәхнәсендә башлана.
чыганак: http://tatar-inform.tatar

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 февраль 2021 - 12:31Без имениЖамалия эби, комеш йозеклэр белэн керден, гургэ . Харис белэн урыннарыгыз булсын ожмах турендэ .!Вәгъдә йөзеге
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.