Логотип
Яңалыклар

Зөлфәтне юксынып килгән халык Тукай клубына сыя алмады

Күренекле шагыйрь Зөлфәтнең 70 еллыгына багышланган искә алу кичәсен "Татар-информ" онлайн трансляцияләде.

Г.Тукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Зөлфәтнең 70 еллыгына багышланган искә алу кичәсендә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубы халык белән шыгрым тулы иде.

“Гадәттә без юбилейларында әтине сәхнәдән зур гаилә булып чыгып котлый идек, ни кызганыч, бүген сәхнә таррак – чыгып котлый алмыйбыз, ләкин зал тутырып бөтен туганнарыбыз утыра, – диде Зөлфәтнең кызы Кадрия Хәлилова. – Әниебез дә монда – Зөлфәтнең тормыш иптәше – шагыйрьләр “Мама Чоли” дип атаган Фирая Маликова. Бүген аңа зур терәк булып торучы гаилә дустыбыз Шаһинур абый Мостафин да биредә. Әтинең дәвамчылары – өч абыем Азамат, Илһам, Фазыл; оныклары, яраткан киленебез Лариса... Арабызда әтинең бертуган энесе Ренал абый да бар. 23 мартта 101 яшен тутырып килүче сугыш ветераны Салих Мөбәрәков та биредә”.



Шагыйрьне искә алу кичәсенә килүчеләрне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сәламләде: “Йөрәгемне былбыл чакты”, дип язды шагыйрь, ә аның шигырьләре татар халкының йөрәген чакты. Гасырлардан гасырларга узып бара безнең Зөлфәт абыебыз. Аның шигырьләре бишек җырларына әверелеп яңа буынны тәрбияләр”, – диде ул.

Халык шагыйре, халык депутаты Разил Вәлиев студент елларында Зөлфәт белән бер бүлмәдә яшәгән. “Миңа һәрвакыт Мөдәррис Әгъләмов җитми, миңа һәрвакыт Зөлфәт җитми, миңа һәрвакыт Туфан Миңнуллин җитми, – диде ул. – Миңа гына түгел, бик күпләргә җитми торгандыр алар. Зөлфәт киткәннән соң әдәбият дөньясы моңаеп калды. Әгәр сугыштан соңгы иң зур шагыйрьләр кемнәр булды дип сорасалар, мин һичшиксез, аларның берничә арасыннан Мөдәррис белән Зөлфәт дияр идем. Алар татар әдәбиятының түрендә урын алган әдипләребез”.



Разил Вәлиев үзләренең, Зөлфәт белән бергә, 1968 елда Татарстан Язучылар берлеге корылтаенда Г.Камал театры балконыннан өндәмәләр ташлавы турында да искә алды. “Без башта корылтайда сүз сораган идек, әмма ләкин безгә сүз биреләсе булмагач, Зөлфәт белән икәү өндәмә тексты әзерләдек. Аннары Зөлфәтнең авторитеты белән студентларны җыеп, өндәмәне төне буе күчереп яздык. 200-300 данә өндәмәне хәзерге Тинчурин, ул вакыттагы Камал театры балконыннан ташладык”, – диде.

“Зөлфәт бәхетле заманда яшәп калды – шигырьле заманда, – диде Зөлфәтнең остазы, мөгаллиме булган Рәдиф Гаташ. – Ул заманда Хәсән Туфан да, Сибгат Хәким дә исән иде әле, Илдар Юзеевлар да, Харрас Әюповлар да... Без шигъри дөньяда бергә кайный идек”.

Г.Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриев Зөлфәтне Мөслим күзлегеннән сурәтләде, ул кайтуга магнит кебек янына халык җыелуын тасвирлады. “Зөлфәтнең шигырьләре – энергия йомарламы, – диде ул. – Җәмгыятебездәге гаделсезлекләргә, татар милләтенә туры килгән җәбер-золымнарга карата аның йөрәгеннән кан тама, бәгыре телгәләнә иде – аның поэзиясендә шушы әйбер ярылып ята”.



Кичәнең сценарий авторы һәм режиссеры, Зөлфәт Маликов гаиләсенең гомерлек дусты булган шагыйрь, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон иде. Ул Зөлфәт белән бергә “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә эшләгән чорын һәм анда эшләгән зур шәхесләрне санап үтте. Сүз уңаеннан, Зөлфәт абыйның хатыны Фирая Маликова гомере буе “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”) газетасында корректор булып эшләде.

Иҗатын балалар редакциясеннән башлаган Зөлфәт беренче татар балалары операсы либреттосы (Луиза Хәйретдинова музыкасы) һәм Татар дәүләт курчак театры өчен язылган пьесалар авторы да. Аның нинди көчле балалар драматургы булуы турында Тукай клубы сәхнәсеннән “Әкият” курчак театры директоры Роза Яппарова сөйләде.



Күренекле шагыйрь Зөлфәтнең 70 еллыгына багышланган искә алу кичәсен "Татар-информ" онлайн трансляцияләде.

Мәгълүмат өчен. Күренекле шагыйрь Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) 1947 елның 3 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз районнарындагы Үрәзмәт авылы урта мәктәбен тәмамлагач, 1965–1969 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1969 елның апреленнән журналистлык хезмәтендә: алты ел «Чаян» журналы редакциясендә, аннары, 1977 елны Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елның көзеннән яңадан «Чаян»га күчеп, журнал редакциясенең әдәбият-сәнгать бүлегенә җитәкчелек итә.

Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый, 1968 елда егермеләп шигыре «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла. Ә 1971 елда Х.Туфан кереш сүзе белән нәшер ителгән «Язмышлар ярында» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы исә әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан татар шигъриятенә үзенчәлекле бер шагыйрь килүен раслаган вакыйга буларак кабул ителә.



«Зөлфәт шигырьләре тормышка тирән мәхәббәт белән сугарылганнар. Алардан яз кебек яшь тормышның хуш исләре, чәчәк исләре бөркелеп тора», – дип бәяли аның иҗат башлангычын остазы Х.Туфан яшь шагыйрьне Язучылар берлегенә әгъзалыкка тәкъдим иткән язмасында. Аның икенче шигъри китабы («Утлы бозлар», 1978) җиде елдан соң, ә өченчесе («Адашкан болыт», 1990) тагын да унике елдан соң гына дөнья күрә. Ниһаять, 1995 елда сайланма шигырьләре тупланган дүртенче китабы («Ике урман арасы») басыла.

«Ике урман арасы» җыентыгы (1995) һәм шагыйрьнең туксанынчы еллардагы иҗат җимешләрен үз эченә алган күләмле «Йөрәгемне былбыл чакты» китабы өчен Зөлфәт 2000 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Зөлфәтнең «Һаман яратам» (Ф.Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Кара толым» (С.Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (З.Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлары халык арасында киң популярлык казаналар.



Зөлфәтнең юмор-сатира әсәрләре һәм курчак театрында куелган «Җен кызы», «Гасырдан озын бер көн», «Ат өреккән бер төн» исемле пьесалары да бар. Ул шулай ук «Мәкерле Песи» исемле беренче татар балалар операсының либреттосы авторы (композиторы Л.Хәйретдинова; бу опера өчен авторларның һәр икесенә дә Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе бирелә) һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарында дәвамлы урын алып торган «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер драмасы), «Йөгәнсезгә авызлык» (У.Шекспир), «Биюче» (Лопе де Вега) комедияләренең татар теленә шигъри тәрҗемәчесе буларак та билгеле.



1993 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Ул 1998 елдан Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.

Зөлфәт 2007 елның 15 маенда Казанда вафат була.

сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/14/136673/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар