Логотип
Яңалыклар

“Үзгәреш җиле” татар җырының үзен түгел, ә юнәлешен үзгәртә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында һәр сишәмбедә уза торган традицион брифингларның бүгенгесе “Үзгәреш җиле” проектына багышланган иде. Фестивальне оештыручылар аның әзерлек дәрәҗәсе, алга куелган максатлары һәм алдагы көнгә планнары турында сөйләделәр. Брифингта Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры, “Үзгәреш җиле”нең генераль продюсеры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, фестивальнең музыкаль җитәкчесе Вадим Эйленкриг, музыкант, танылган баянчы Айдар Гайнуллин катнашты.

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов әлеге проектның Президент йөкләмәсе булуын билгеләп узды, әлеге фестивальнең алшартларын барлады, татар җыры сыйфатлы итеп яңгырату мөмкинлекләре турында сөйләде. “Әйтик, “Голос” проектының максаты талантлы башкаручыларны табу булса, без игътибарны татар җырының үзенә юнәлттек, бүгенге сәнгать тенденцияләреннән чыгып музыкаль эстетикага тәэсир итәсебез килә, - дип фестивальнең асыл максатын аңлатып китте ул. – Юлыбызның өчтән ике өлеше үтелде инде”.

Бүгенге популяр музыка торышын күзаллаганда Рәүфәл Мөхәммәтҗанов фольклор һәм шоу-бизнес төшенчәләрен аерып карарга кирәклеген билгеләп үтте. «Бездә нигездә фольклор очрый. Фольклорда теләгәнчә җырларга ярый. Шоу-бизнесның билгеле бер критерийлары бар. Без татар җыры дөнья югарылыгында яңгырасын өчен дөньякүләм танылган белгечләрне чакырдык. Мәсәлән, җырчы үз индивидуальлеген музыка аша күрсәтеп җыр башкара. Аннары бу язмалар аранжировкалаучыга күчә, ул җырга яңа сулыш өрә, җырчы белән педагоглар эшли. Без эш барышында җырның характерын үзгәртмәдек. Проектның асылында сәнгати югарылык ята”, - диде ул.

Фестивальнең музыкаль җитәкчесе Вадим Эйленкриг симфоджаз оркестрның профессиональ дәрәҗәсенә сокланды. Ул концерт белән генә эш бетмичә, студиядә илледән артык композиция яздырылачагын да хәбәр итте. “Аларны “Мосфильм” студиясендә яздыру мөмкинлеге турында сүз бара. Бу эшне аудиоязмалары өчен өч тапкыр “Грэмми” премиясе алган кеше башкарып чыгачак, - диде Вадим Эйленкриг. - Таксида кайчакта сыйфатсыз поп-музыка тыңлап барырга туры килә. Ә нигә әле яхшы сыйфатлы татар музыкасы тыңламаска?! Бу язмаларны спектакльләрдә, телевизион программаларда кулланып булачак”.

Һәрхәлдә, бу фестиваль бер концерт белән генә нәрсәдер үзгәртеп буламыни дигән сорауларның урынсызлыгын раслап, ә бит татар җырын менә болай да яңгыратып була дип күрсәтәчәк.

Вадим Эйленкриг «Yзгәреш җиле»нең джаз белән эшкәртелгән татар җыры түгеллеген тагын бер кат искәртеп үтте. “Без бөтен жанрларны кулланырга тырыштык — татар җыры рок-баллада булып та, чын мәгънәсендәге поп-музыка булып та яңгыраячак, мюзикл чалымнары да табачаксыз, латиноамерика мотивлары да ишетерсез, этно да, хәтта психоделика да – бу сүз сезне куркытмасын – ишетерсез. Татар җыры бөтен жанрлар аша үтте”.

Оештыручылар проектның репертуарын сайлауда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера Гәрәева, “Ля-примавера” оркестрының сәнгать җитәкчесе Абязов, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Татарстанның халык артисты Венера Ганиеваларның өлеше зур дип билгеләп үттеләр.

4 һәм 6 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә булачак грандиоз тамашага билетләр сатылып беткән.

Фестиваль сәхнәсендә чыгыш ясаячак 24 җырчы арасында Алинә Шәрипҗанова, Марсель Вагыйзов, Раяз Фасыйхов, Айдар Сөләйманов, Ильвина, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина кебек татар тамашачысына яхшы таныш җырчылар белән бергә, яңа башкаручылар да ачылачак. Алар арасында – Юлия Гарифуллина (тумышы белән Пермь краеннан), Язилә Мөхәммәтова (Чаллыда туган, Мәскәүдә укый), Әлфия Нигъмәтуллина (Ханты-мансы автономияле округыннан, Мәскәүдә яши), Румия Ниязова (Казахстан, Җамбул) һ.б. бар.

Айдар Гайнуллин – фестивальнең җаны. Татар моңын дөнья киңлегендә яңгырата алган гаҗәеп музыкант. Бүгенге матбугат конференциясендә катнашып, ул татар җырын читтә белмәүләрен, ләкин тамашачының аны кабул итәргә әзерлеге турында сөйләде.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар