Логотип
Яңалыклар

​Үзебез сайлаган депутатлар


...Шулай итеп, Аллага Тапшырып, киләчәгебезне, алдагы тормышыбызны янә «Бердәм Россия»гә бирдек. Бүген без сайлаулар гөрләп узды, Татарстан тагын үзенең сәяси активлыгын, булачак депутатларга олы ышанычын күрсәтте, дип әйтә алабыз. Гомуми алганда, сайлауларда 78,77 процент сайлаучы катнашкан. Шәһәргә караганда, авыл җирләрендә активлык көчлерәк. Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлауга йомгак ясап, Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгзәм Гобәйдуллин, әлеге күренешне авыл кешесенең рәхмәтле, киң күңелле булуы белән аңлатты. 
– Сайлаулар тыныч, ачыктан-ачык узды, бернинди гадәттән тыш хәлләр булмады, – диде Әгзәм Саматович. – Кайбер мөрәҗәгатьләр булды, әмма ул сайлау барышына тәэсир итмәде.
 «Бердәм Россия» партиясе – 85,30 процент, КПРФ – 4,07 процент, «Коммунистлар Россиясе» – 3,03 процент, «Гадел Россия» – 2 процент, ЛДПР – 2,24 процент тавыш җыйды. Бу сайлауларда 14 партия вәкилләре катнашуын искәртеп үтәбез. Россия Федерациясе Дәүләт Думасында Татарстаннан 16 депутат эшләячәк. Дөресрәге, эшләрләр, безнең мәнфәгатьне кайгыртырлар, үзләренең халык илчесе булуларын онытмаслар, дип өметләнәбез. Һәрхәлдә безгә үпкәләрлек булмый инде. Үзебез сайлаган депутатлар бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар