Логотип
Яңалыклар

Замана баласына заманча шөгыльләр фестивале

 

Замана баласын тегү-чигү, агач юну белән генә җәлеп итә алмыйсың. Аларга яңа төр мавыгулар, заман белән бер адымда түгел, аннан алда бара торган технологияләр кызыклы.

Әгәр дә бу фикер белән килешәсез икән, балагызның буш вакытта үзе өчен дә, киләчәге өчен дә файдалы эш белән шөгыльләнүен телисез икән, әмма эшне нәрсәдән башларга белмисез икән, 15-16 июнь көннәрендә Казан шәһәренең Оренбург трактында урнашкан Казан Ярминкәсенә килегез әле. Анда иртәнге унда балалар һәм студентлар өчен «Rukami» дип аталган идеяләр һәм технологияләр фестивале башланып китә.

Фестивальнең төп геройлары – замана «Кулибиннары», нәрсәдер уйлап чыгаручылар, нәрсәнедер камилләштерүчеләр, юк кына әйберләрдән әллә нинди роботлар, машиналар, самолетлар ясаучылар. Фестивальне карарга килүчеләр үзләре дә кырыйдан гына тамаша кылып йөрмәячәк, балаларга тотып карарга, борып карарга, ясап карарга, сынап карарга мөмкинлекләр биреләчәк.

Чараның максаты да гади генә түгел, Россиядә түгәрәкләр хәрәкәтен кабат җәелдерү, балаларны әлеге файдалы шөгыльгә җәлеп итү. Фестивальнең партнеры – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән эшләүче Талантлар университеты.

 

Килегез, балагызга файдалы хобби табарга булышыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар