Логотип
Яңалыклар

Законнар үзгәрә: берәүләрне яклыйлар, икенчеләрне куркыталар

Россия парламентының язгы сессиясендә 130 якын өстенлекле закон проектын карау ниятләнә. Иң актуаль мәсьәләләргә багышланган инициативаларның кайберләре инде закон статусын алган, 43 закон проекты депутатлар тарафыннан беренче укылышта хупланган.

130 закон проектының 94е “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән. Халык мәнфәгатьләрен яклаучылар тормышыбызның төрле тармакларына бәйле проблемаларны күтәрә. Дәүләт төзелеше - 40, икътисад - 33, социаль сәясәт -14, оборона белән бәйле 11 проект каралырга тиеш, дип хәбәр итте Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.

Илдар Гыйльметдинов язгы сессиядә каралган иң кызыклы закон проектлары турында сөйләп китте. Әйтик, Җинаять кодексына төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Бу инициатива зур кызыксыну уята, чөнки төзәтмәләр Җинаять кануны либерализациясен күздә тота. Депутат ассызыклап киткәнчә, Россия Президенты кушуы буенча, җитди булмаган җинаятьләр өчен катгый чаралар күрүдән баш тарту ихтыяҗы туган. Кайбер очракта кыек юлга баскан кешене төрмәгә озатмыйча, аңа карата башка чаралар да куллану мөмкин дип санала. Әйтик, җинаять җәзасы штрафка алмаштырылырга мөмкин. Сүз, беренче чиратта, алименттан качып йөрүчеләр, штрафларын капламаучылар, аз күләмдә акча урлаучылар, сугышучылар турында бара.

Шул ук вакытта администатив чараларны катгыйлатырга җыеналар. Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, яңа административ кодекс үз гамәлләре белән кешеләр сәламәтлегенә зыян салучыларны катгый җаваплылыкка тартуны үз эченә алачак. Әйтик, контрафакт алкоголь ел да күпме кешенең гомерен өзә. Ә бу законсыз эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләргә штраф 5 мең сум тәшкил итә. Депутатлар штраф күләмен бермә-бер күтәрмәкче булалар. Шулай ук финанс пирамидалары белән бәйле проблемаларны булдырмауга да көч куела. Бөтен булган акчасын мондый оешмаларга илтеп тапшыручылар бер тиенсез утырып кала бит. Шуңа да гражданнарны зур суммалардан коры калдыручыларга бик зур штрафлар һәм җинаять җаваплылыгын кулланырга ниятлиләр.

Шулай ук өлешләп төзүчеләр белән бәйле проблемаларны хәл итү аеруча мөһим төс алды. Законнарның камил булмавы күп кенә халыкны тораксыз калдырды. Шуңа да быел кимчелекләрне юк итү өчен өлешләп төзү белән шөгыльләнүче төзелеш тармагы вәкилләренә таләпләр катгыйланачак. Закон проекты февраль ахырында беренче укылышта кабул ителгән инде. Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, төзелеш оешмасы, финанс гарантияләрен тәэмин итәр өчен, билгеле бер минималь шәхси капиталга ия булырга тиеш. 2016 елның 1 июленнән Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы өлешләп төзелеш алып баручы барлык компанияләрнең бердәм реестрын төзиячәк. Гражданнардан җыелган акча социаль объектлар төзелешендә кулланылырга мөмкин, әмма йорт территориясе чикләреннән чыккан башка объектлар төзелешенә тотуны тыю ягын карыйлар.

- 30 көн дәвамында, ягъни март ахырына кадәр төзәтмәләр кабул ителәчәк. Бу законга катнашы булган бөтен яклар үз фикерен белдерергә тиеш. Һәм инде апрельдә закон проектын тулысынча кабул итәрбез дип ышанам. Бу юнәлештә бездән бик җитди карарлар көтелә. Закон проектын кабул итүне озакка сузу берәүгә дә файдага түгел, - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.

Безнең өчен мөһим проектлар рәтенә махсус икътисади зоналар турындагы яңа закон кертелде. Татарстанда “Алабуга”, “Иннополис” кебек зоналар үсеш ала. Татарстан шуңа да бу проектны эшләүдә актив катнаша. Илдар Гыйльметдинов билгеләп узганча, бу территорияләрдә логистик эшчәнлек булдыру рөхсәт ителергә, аларның мәйданын 40 километр белән чикләүне юк итәргә кирәк. Федераль икътисади зоналар гына түгел, төбәккә караганнарын да булдыру рөхсәт ителергә мөмкин. Моның өчен бөтен таләпләр билгеләнә. Гомумән, икътисадны җанландыру максатыннан әзерләнгән тәкъдимнәр шактый күп, ди депутат.

Субъектлар кече һәм урта бизнесны салымнардан азат итә ала дигән закон проекты кабул ителгән. Бушлай приватизация тагын бер елга озайтыла. Туризм тармагын җайга салу юнәлешендә дә карарлар кабул ителә. Әйтик, турфирмалар банкротлыкка чыккан очракта, чит илдә калган гражданнарны яклау максатыннан, резерв фонды булдырырга ниятлиләр. Ул-бу була калса дип, турфирмалар ай саен билгеле бер күләмдә акча күчереп барырга тиеш булачак. Мәдәният турындагы закон исә ташландык хәлдәге мәдәни объектларны торгызуга алынган бизнес вәкилләренә өстенлекләр бирә. Әйтик, бина сатылган яки арендага бирелгән очракта, бу бинаны төзекләндергән кешегә беренчелек каралган. Шул ук вакытта бина сатылганда, аның бәясе эшмәкәр өчен бу объектны төзекләндерүгә тотылган суммага киметеләчәк, дип сөйләде Илдар Гыйльметдинов.

сылтама: http://intertat.ru

Гөлнур Сафиуллинаның Илдар ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ турындагы язмасы белән биредә таныша аласыз -  Тәвәккәлдә – тау көче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар