ЗАГС идарәсе Гаилә бәйрәме уздыра

27 майдан алып 30 майга кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр залында 8 нче махсуслашкан «Балачак иле. Казан» күргәзмәсе уза.
Казан халкы һәм башкалабыз кунакларының яраткан гаилә бәйрәменә әверелде инде ул.
27 май көнне тантаналы шартларда берничә гаиләгә Ана капиталы тапшырылды. Ана капиталы белән бергә Гыйниятуллина Нурсинә, Хәбибуллина Лилия, Әхмәтшина Гөлнара, Мәгыйзова Җәмилә, Скокова Фәридә, Конова Алина, Шәвәлиева Диләрә, Баһаветдинова Анна, Нигъмәтуллина Виталина, Заһидуллина Алияләр «Сөембикә» журналына подписка белән дә бүләкләнде.
Шул ук көнне Министрлар Кабинеты каршында эшләүче ЗАГС идарәсе коллегиясе утырышы да булып узды. Көн тәртибендә: «Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү эшен камилләштерү: 2015 елның дүрт аена йомгак ясау, максат һәм бурычлар» темасы торды.
Күргәзмәгә килүчеләр ЗАГС идарәсендә эшләүче белгечләрдән гражданлык хәле актларын теркәү буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та таптылар.
Июнь ахырында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыруга әзерлек эшләре башланачак. Бу бәйрәм 8 июльдә узачак. Безнең «Сөембикә» журналы ул бәйрәмне оештыручыларның берсе. Ул күңелле чаралар, фестиваль, конкурслар шәлкеме белән узачак. Гаилә көнен уздыруның максаты – гаиләне, балаларны, саф мәхәббәт һәм тугрылыкны алгы сафка чыгару, кешелек өчен мөһим нәрсәләр икәнен ассызыклау. ЗАГС идарәсе җашка хезмәтләр белән бергәлектә гаилә институтын ныгыту өчен тырыша, гаиләләрнең ныклыгын кайгырта, гаиләдәге тормышны уңайлырак итү өчен көч куя. Шунсыз булмый да, чынки Гаилә институты – Россия җәмгыятенең нигезен тәшкил итүче.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.