Логотип
Яңалыклар

Үз мәктәбенә ярдәм күрсәтүчеләр арта

Быел “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” республика акциясе кысаларында хәйриячеләр мәктәпләргә 16 миллион 800 мең сумлык ярдәм күрсәткән.


– Чынлыкта әлеге акция кысаларында мәктәпләргә күрсәтелгән ярдәм бу сумма белән генә чикләнми. Чөнки кайбер мәктәпләрдә химаячеләр, мәсәлән, акчалата түгел, ә спорт залларын төзекләндереп, төрле җиһазлар кайтартып ярдәм иткән, тотылган чыгымнарны санап-әйтеп тормаган, – дип аңлатма бирә Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.

Андый очракларны, гомумән, химаячеләрнең мәктәпләрне төзекләндерүгә, җиһазларны яңартуга никадәр көч куюын министрлык вәкилләре быел яңа уку елына иң яхшы әзерләнгән белем бирү оешмалары арасында үткәрелгән бәйге барышында күргән. Бәйге дүртенче ел рәттән дүрт номинациядә – авыл, шәһәр, коррекция мәктәпләре һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында уздырылды. Быел 200дән артык белем бирү оешмасы катнашты. Җиңүчеләр күптән түгел мөгаллимнәрнең традицион республика август конференциясендә бүләкләнде.


Яңа уку елына әзерлек уңаеннан “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” республика акциясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2013 елдан оештырылып килә. Акция май азагыннан августка кадәр дәвам итә. Һәр мәктәпнең, көллият һәм техникумның элеккеге укучылары арасында югары урыннарда эшләүче, матди уңышка ирешкән кешеләр була. Аларның күбесе кайчандыр олы юлга озаткан мәктәпләренең язмышына битараф түгел. Мәсәлән, быел ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та акциядә катнашты – Актаныш районының 29 укучы белем алган Меңнәр тугыз еллык мәктәбе фондына акча күчерде. Булачак министр нәкъ шул мәктәптә укырга-язарга өйрәнгән икән. Хәзер дә мәктәпнең, укытучыларның хәлен белешеп тора. Шулай ук быел “Таттелеком” компаниясе генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин да саллы гына матди өлеш керткән химаячеләрнең берсе булды, ул туган ягы Арча районы мәктәпләренә булышты.


“Кайвакыт химаячеләр үзләре укыган мәктәпкә генә түгел, ә башка уку йортларына да ярдәм итәргә теләк белдерә”, – ди Лариса Сулима. Мәктәпләрне төзекләндерүгә, җиһазлауга җәлеп ителгән акчаларның суммасы елдан-ел арта. 2014 елда ул – 15 миллион 600 мең сумны, 2015 елда 16 миллион 300 мең сумны тәшкил иткән. Быел июнь-август айларында 582 химаяче Татарстанның барлык 45 муниципаль районында да барлыгы 432 белем бирү оешмасына ярдәм иткән.

сылтама - http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар