Логотип
Яңалыклар

«Юлдаш» газетасы мөхәррире Ранис Газизов вафат

Тагын кайгылы хәбәр: бүген танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күпләр яратып укыган «Юлдаш» газетасы һәм «Раннур» нәшриятының мөхәррире Рәнис Рәхимҗан улы Газизов вафат.

Тагын кайгылы хәбәр: бүген танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күпләр яратып укыган «Юлдаш» газетасы һәм «Раннур» нәшриятының мөхәррире Ранис Рәхимҗан улы Газизов вафат. Аңа әле нибары 60 кына яшь иде.

Рәнис 1959 елның 27 маенда Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылында туа. 1981 елны Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Берара Буа район газетасында эшләп ала. Аннары эшчәнлеген Казанда – «Татарстан» журналында, «Социалистик Татарстан» газетасында дәвам итә. 1992 елдан «Юлдаш» газетасы мөхәррире.

Гаиләсенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, авыр туфрагы җиңел булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар