Логотип
Яңалыклар

Йөрәкне саклыйк

Халыкара йөрәк көне уңаеннан республикада «Йөрәкне саклап» дигән чара узды. Квест рәвешендә узган акциядә танылган блогер Татар Малай да катнашып, бу чарада ник катнашуын сөйләде.

Халыкара йөрәк көне уңаеннан республикада «Йөрәкне саклап» дигән чара узды. Квест рәвешендә оештырылган әлеге акциядә Республика профилактик медицина үзәге белән берлектә волонтер-медиклар халыкка инсульт һәм инфаркт кебек җитди авыруларны кисәтү чаралар турында сөйләде. Квестта катнашучылар йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына кагылышлы фактлар белән танышты, үзләренең белемнәрен сынап карады. Теләге булганнарның шунда ук кан басымын тикшерделәр һәм скандинавия йөрешенә өйрәттеләр.
Квестта танылган блогер Татар Малай да катнашты: «Бервакыт бабама инсульт булды, ә без бу хакта белмәдек. Мондый очракларда кешегә ничек итеп ярдәм итеп булуы үземә дә кызык булып китте», – дип белдерде ул акциядә катнашу максатын. 
Үзегезне һәм якыннарыгызны әлеге җитди чирләрдән саклау өчен профилактика чараларын үтәргә кирәк, диләр чараны оештыручылар. Бу, иң беренче чиратта – дөрес һәм файдалы ризыклар белән тукланырга, сезонына карап, җиләк-җимеш, яшелчә куллануны арттырырга, ә менә тоз күләмен киметергә кирәк. Шулай ук даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнүнең дә файдасы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар