Логотип
Яңалыклар

Җырчыларга соравыгыз булса, «Казан кичләре»нә килегез!

 

«Мәйдан ТВ» музыкаль каналы «Казан кичләре» дип аталган бик кызыклы концерт оештырып ята икән бит. «Сездә ниниди хәлләр бар?» – дип шалтыраткач, шушы каналда эшләүче Данис Дәүләтшин шулай дип белдерде.

Үзләре әйтмешли, галәмәт кызык концерт 24 ноябрьдә – нибары бер көн генә – Филармония концертлар залында узачак. «Нәрсәдә инде аның яңалыгы?» дигән соравыбызга, «интерактив булачак», диделәр. Интерактив дигәннәре шул икән: тамашачыларга артистлар, алып баручылар белән концерт барышында рәхәтләнеп аралашу мөмкинлеге тудырачаклар. Кызы-ы-ык! Яраткан артистыгызга теләгән сорауларыгызны яудыра аласыз дигән сүздер инде бу, мөгаен. Данис әфәнде үзе әлегә Мәскәүдә икән, калганын кайткач сөйләшеп бетербез диде дә, каядыр ашыкты. Шулай ди без тамашада 14-15ләп җырчы катнашасын, алар арасында Резеда Шәрәфиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Рәсим Низамов, Илназ Бах, Салават Миңнеханов белән Гүзәлем, Ризат Рамазанов белән Зинира, Илназ Гәрәев һәм тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр буласын ачыклый алдык. Ә-ә, тагын Илфак Шиһаповның «Тишек» юмор театры да киләсе, ди. Концертка инде билет алсагыз (ә билетлар сатылып бетеп ята диярлек, ди), аң булыгыз, бөтен җиргә камералар урнаштырып, фойедагы халыкны да «телевизорга» төшерәчәкләр икән. Аннан бу съемкаларны «Мәйдан» каналыннан күрсәтәчәкләр. Үзегезне телевизордан күрсәгез, аптырап калмассыз, кайдан бу, дип. Кыскасы, әйдә, барыйк, концертларын да карап, үзебезне дә күрсәтеп кайтык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар