Логотип
Яңалыклар

Җәйге ачык студия – 2018

«Татар радиосы» туган көне татарлар арасында инде күптән зур бәйрәмгә әйләнде. Тыңлаучыларыбыз өчен һәр туган көнебез ул – оригиналь концептуальле ивент, ул – көчле энергетикалы концерт, ул – кызыклы чаралар һәм сыйфатлы бүләкләр!

Быел августта “Татар радиосы” кабат ачык һавага чыга.  20-23 август, Горки-Әмәт урман-паркында "Җәйге ачык студия" старт алачак. Һәр парк кунагы радио ничек итеп эшләгәнне үз күзе белән күрәчәк! Һәр кич, 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Горки-Әмәт урман-паркында һәм, әлбәттә, 100.5fm ешлыгында тыңлаучыларыбыз яратып тыңлаган "Хәерле иртә, Австралия" алып баручылары Айваз Садыров, Айсылу Лерон сезне яхшы кәеф белән тупландырачаклар! Дөньядагы соңгы яңалыклар, кызыклы комментарийлар һәм һәр тыңлаучыбыз белән элемтәгә керү, интерактив конкурслар, кызыклы бүләкләр – болар барысы да Горки-Әмәт урман-паркында урнашкан “Җәйге ачык студия”дә!

“Татар радиосы”ның тыңлаучылары, әлбәттә, безнең былтыргы “Ачык студия” проектын да хәтерли. Һәр кич студиябезгә кунакка бер эстрада йолдызы “төшә” иде! Быел без уникаль “тәмләткеч” кертергә булдык – һәр кич “Ачык студия”дә чын акустик концертлар узачак! Live чыгышларны үз күзегез белән килеп карагаз!

Әмма “Тәмләткеч”тән “десерт”ка күчик! 23 август - "Татар радиосы"ның туган көнендә – тыңлаучыларны "Зур концерт" көтәчәк! Җәйнең иң популяр хитлары, иң чибәр кызлары, иң текә егетләре! Концертка “Зур” сүзе болай гына кереп кысылмаган – искә алсак, 2017 еллның 24 августында “Зур концерт” вакытында Горкий-Әмәт урман-паркында рекорд куела – 20 000 артык кеше концерт карарга килә! Быел без бергә бу вакыйганы артта калдырып яңа рекорд куерга әзер. Җәйнең соңгы көннәрен бергә уздырыйк!

Партнерлар: Генераль партнер КУКМАРА металл савыт саба заводы. Генераль элемтә партнеры ТАТТЕЛЕКОМ Ачык Акционерлык Җәмгыяте. Автопартнер Ниссан автомобиллэренең рәсми дилеры КАН АВТО компанияләр төркеме. Рәсми партнер Бәкер шифаһанәсе

Яшь чиклэүе 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар