Логотип
Яңалыклар

​Әйдә футболга!

Чемпионатка матчка барырга әзерләнәбез

1.​ Нәрсәне онытмаска?


Матчка билетны, Җанатар паспортын һәм яхшы кәеф

FIFA 2018 матчына эләгү өчен сезгә үзегез белән FIFA.com/bilet сайты аша алынган билетны һәм www.fan-id.ru сайтында теркәлгән Җанатар паспортын (FAN ID) алырга кирәк.

Җанатар паспортыннан башка сез стадионга керә алмаячаксыз. Тамашачының яше, статусы, билетның категориясе монда роль уйнамый. FAN ID яңа туган балага да кирәк. Әлеге бушлай бирелә торган документка гаризаны электрон почта аша билет алуыгызны раслаучы хат килү белән бирергә була. Гариза бирүче сайтның мәгълүматлар базасына гариза номерын www.fan-id.ru сайтына кетүгә, аны 72 сәгать эчендә тикшереп җавап бирәчәкләр. Шуннан соң шәхси карта бирелү яки бирелмәү турында хат киләчәк.

Җанатар паспортына җанатарның фотографиясе һәм исеме язылган була. Анда шулай ук сезнең турыда мәгълүмат белән “чип” та урнаштырыла. FAN ID ны фотосын күрсәтеп муенга тагып йөрергә кирәк.

Стадионга иртәрәк килергә кирәк. Контроль-тикшерү пунктларында чират булучан. Турнирның ачылу һәм ябылу тантаналары ачылу һәм финал матчларыннан иртәрәк башлана. Тамашачы капкалары арбитрның сатрт турындагы сызгартуына дүрт сәгать кала ачыла.

2. Үзең белән нәрсәләрне алып керергә ярамый?

Зонт, роликлар һәм башка тыелган предметлар.

Шартлата, кисә, яндыра торган кораллар һәм наркотиклар, билгеле, алып керергә ярамый торган исемлекнең башында тора. Шулай ук тиз янып китүчән һәм сигнал бирә торган ракеталар да тыелган. Болардан тыш, сезне озынлыгы 25 сантиметрдан артып киткән зонт, роликлар, скейтлар, самокатлар, селфи таяклары белән дә контроль-тикшерү пунктыннан ары җибәрмәскә мөмкиннәр.

Профессиональ булмаган фото һәм видеоаппаратлар белән керергә ярамый, әмма аларны бары тик шәхси максатларда гына кулланырга рөхсәт ителә.

3.​ Ничек барып җитәргә?

Вакытында, бушлай һәм Wi-Fi белән

Җанатар паспортының өстенлекләре:

–​ Россия Федерациясенә визасыз да кереп була.

–​ FIFA 2018 Футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләр арасында йөрүче махсус поездларда бушлай йөрерп була.

–​ Матч уза торган көнне матч башланганчы һәм тәмамланганан соң 18 сәгать дәвамында җәмәгать транспортында бушлай йөрергә була.

Чемпионат-2018гә бару өчен бушлай поезд – матч уза торган шәһәргә бару мөмкинлеге генә түгел. Уңайлы махсус поездда бушлай Wi-Fi кулланырга, вагон-ресторанда капкалап алырга да була.

4.​ Уен алдыннан нишләргә?

“Соңгы миль”, шоу, ашап-эчеп алу, акчаларны барлау.

Дөнья чемпионаты стадионнары тирәсендәге 800 метрдан 2 чакрымга кадәр пространствоны “Соңгы миль” дип атау гадәткә кергән. Кайчагында ул түгәрәк, кайчагында овал, Казанда исә - фигуралы овал.

- Уен алдыннан җанатарларны күңел ачу чаралары белән каршы алалар. Һәрбер шәһәр үзенең “Милен” үзенчә оештырачак.

–​ “Миль”не узып, стадионга кергәч, сезне мәгълүматлы стендлар каршы алачак. Кирәкле мәгълүматны таба алмасагыз, INFO дигән язулы волонтерга мөрәҗәгать итәргә була.

–​ Стадионда сувенирлар, ашамлык һәм эчемлекләр сатыла торган киосклар эшләячәк. Шулай ук стадион территориясендә “Табылдыклар бюро”сы эшләяәчк. Балалы җанатарлар өчен коляскаларны калдырып китү өчен мөмкинлек булачак. Балага браслет та алып була, ул браслетка бала белән килгән кеше турында мәгълүмат кертеләчәк.

–​ Ашамлык һәм эчемлекләр өчен тере акча – сумнар белән түләргә мөмкин булачак. Акча карталары бары тик VISA системасында гына эшләяәчәк – ул система аша доллар, фунт стерлинг, йен, песо белән дә түләп була.

–​ Билетта Gate/Pavillion дигән язуга игътибар итегез. Анда сезнең “Соңгы миль”дән стадионга үтү юлы күрсәтелгән. Билет белән скан аша трибуналарга үткәч, яңадан стадион территориясенә чыгып йөреп булмый. Шулай ук тәмәке тартырга да чыгу тыелган – стадионда тәмәке тартырга ярамый.

– FIFA 2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты стадионнарында чүпне аерып җыялар. Сары төстәге чүп савытына - кәгазь, пластик һәм алюминий шешәләрне, яшел төстәгесенә ризык калдыкларын салалар.

–​ Кайнар һәм алкогольле эчемлекләр булмаячак. Аның каравы Чемпионат-2018 нең иганәчесе BUD сырасы булачак.

5.​ Ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Волонтерлар, табиблар, стюардлар

Күп кенә сорауларны сезгә волонтерлар хәл итәргә ярдәм итәчәк. Алар чемпионатта 20 юнәлеш буенча эшләячәк. Волонтерларны табу җиңел: алар ерактан күзгә ташлана торган ачык төстәге униформа киячәк.


6.​ Ничек итеп бөтенесен дә белеп торырга?

Смартфоннардагы кушымталар, мессенджерлар аша

Матч көнендә Welcome2018 кушымтасында, Viber мессенджерында стадионнарның махсус каналлары эшләячәк. Мессенджерларда трансляцияләр рус һәм инглиз телләрендә барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар