Логотип
Яңалыклар

Яшьләр, welcome!

​​​​​​​Казанда ачылачак «Мәктәп – 21»дә хәтта пенсионер студентларны да очратырга мөмкин булачак.

Фото: Султан Исхаков

Казанда ачылачак «Мәктәп – 21»дә хәтта пенсионер студентларны да очратырга мөмкин булачак.

2020 елда Казанда рәсми рәвештә ачылачак «Мәктәп – 21»дә  студентларының уртача яше 22 яшьне тәшкил итә, шуларның дүрттән бере – кызлар. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Мәктәп-21» Саклык банкының белем бирү проекты Казан филиалы җитәкчесе Айрат Хәсьянов сөйләде. «Казанда студентлар составы Европа мәктәпләреннән отышлы яктан аерылып тора. Мин кызларны проектта активрак катнашырга чакырыр идем», – диде ул.

Студентларны кабул иткәндә бердәнбер чикләү бар – кандидат 18 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. «Мәктәп  – 21»дә уку ел ярымнан алып өч елга кадәр дәвам итәчәк. Бу уку йортында укытучылар юк, лекцияләр үткәрелми һәм белем бәяләнми.
«Мәктәп –21» студентларының программа буенча дөньяның 12 илендә урнашкан кампусларына күчеп укуларын дәвам итү мөмкинлеге бар. Үз чиратында «Мәктәп – 21» чит ил кампусларыннан берничә студентны кабул итте инде: анда 30дан артык чит ил гражданы белем ала.
«Бу мәктәп – кешеләр өчен яңа һөнәр алу өчен уникаль мөмкинлек. Казанда студентларның 50% – читтән килүчеләр, иң өлкән тыңлаучыга – 63 яшь. Яшьләр, рәхим итегез! Барыгызны да үз көчегезне сынап карарга чакырам. Бүген IT-кадрлар кытлыгы күзәтелә. Бу банкларга, почта технологияләренә кагыла», – дип өстәде ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар