Логотип
Яңалыклар

Яшьләр парламентына сайлан! 

Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы 15 ел эшләү дәверендә иҗтимагый-сәяси институтка әйләнде...

 

Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы 15 ел эшләү дәверендә иҗтимагый-сәяси институтка әйләнде. Быел алар үзләрен Яшьләр парламентына үзгәртү тәкъдиме белән чыкты. Аны Дәүләт Советы кабул итте. Шул рәвешле яңа парламент белән бергә яшьләр канаты да формалашачак. 25 июльдән үзен парламентта күрергә теләүчеләр өчен бәйгенең беренче этабы башлана. Бу хакта бүген Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.  

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Иҗтимагый яшьләр палатасы үзенең эшчәнлеге вакытында законнар инициативасы белән чыгуын, алар ярдәмендә бу өлкәдә кануннар кабул ителүен әйтте. Яшьләр парламентына үзгәрткәннән соң, аларга яңа бурычлар куелачак, яңа мөмкинлекләр ачылачак. Аерым алганда, комитетлар эшчәнлегендә катнашып, яшьләр мәнфәгатьләренә кагылышлы кануннар үтәлешен күзәтәчәк.  Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов әлеге оешманы социаль лифт дип атады. Ул үзенең дә  Иҗтимагый яшьләр палатасы продукты булуын әйтте.  

Парламентка керү өчен бәйге игълан ителә. Анда 100 әгъза булыр дип ниятләнә. Алар – җирле үзидарәләр каршындагы муниципаль парламенттан һәм яшьләр оешмаларыннан. Парламентта үз-үзен тәкъдим итүчеләр өчен дә урын каралган. Бернинди оешмаларга теркәлмәгән, ләкин актив гражданлык позициясе алып барган 18–30 яшьтәге яшьләр дә бәйгедә катнаша ала. Спортчылар, журналистлар, җырчылар, блогерлар, геймерлар да кануннар чыгару өлкәсендә үз көчләрен сынап карый ала. «Парламентка сайлаулар бик җитди узачак», – дип белдерде Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе Илдар Суфияров. Агитацияләр дә, кандидатлар катнашында дебатлар да, ачык сайлаулар да узачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар