Логотип
Яңалыклар

Яшел Үзәндә торак йортта шарлау булды. Һәлак булучы һәм зыян күрүчеләр бар 

Бүген төнлә Яшел Үзәндә торак йортта шарлау булды

Бүген төнлә Яшел Үзәндә торак йортта шартлау булды. Ул урынга янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм машиналары  килде, халыкны эвакуацияләделәр.

Мәгълүматларга караганда, йортның подъезд өлеше зыян күргән. Газ шартлау Ленин урамындагы 39 а йортның 7 нче яки 8 нче катында булган дигән фараз бар.

 МЧС матбугат үзәге җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итүенчә, йорт 1974 елда төзелгән. Анда 50 фатир бар. Шуларның алтысы 7 нче катта ишелеп төшкән, берсе – 8 нче катта. Бер кеше һәлак булды, җимерекләр арасыннан бер хатын-кыз коткарылды. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләрне Республика клиник хастаханәсенә күчерү бара. 

57 кеше һәм 20 техника берәмлеге килгән зыянны ликвидацияләүдә катнаша.

                                               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар