Яшел Үзәндә 56 ел бергә сайлауга йөргән пар тавыш бирде

Мөршидә Кыямова
 
80 яшьлек Лиля Сибагатуллина Россия Президенты кыю фикерле кеше булырга тиеш, дип саный.

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 80 яшьлек Лиля һәм 82 яшьлек Равил Сибагатуллиннар сайлауга 56 ел бергә йөри. Алар өчен һәр сайлау бәйрәм кебек. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Лиля Сибагатуллина үзе әйтте.

“Россия Президентын күңелемнән әллә кайчан сайлап куйдым инде, – ди Лиля Сибагатуллина. – Ил җитәкчесе көчле рухлы, кыю фикерле, спорт яратучы ир булырга тиеш. Шул ук вакытта белемле, акыллы булсын. Россия белән менә шундый кешеләр генә идарә итә ала”.

Лиля ханым ире Равил ага белән бергә 56 ел гомер итә. Шул вакыттан бирле сайлауга гел бергә йөриләр.

“Тыныч илдә яшибез, тормышымнан канәгать, - ди Лиля Сибагатуллина “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Ирем белән бер кыз бала тәрбияләп үстердек. Аллага шөкер балабыздан уңдык, оныкларыбыз да бар. Гомер буе Яшел Үзәннең Серго заводында эшләдек. Ирем хәзер дә Ветераннар советын җитәкли. Яшел Үзәннең Ленин урамында торабыз, шуңа күрә һәрвакыт “Родина” мәдәният сараенда урнашкан сайлау участогына барып 56 ел инде үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтибез. Сайлау - безнең өчен бәйрәм кебек ул. Монда күптәнге танышлар белән күрешәсең, дөнья хәлләре турында сөйләшәсең. Бүген кызым Гүзәл оныклар белән кунакка киләчәк, шулай булгач мул табын артында оныклар белән аралашып утырачакбыз. Гомумән Яшел Үзән каласы матур шәһәр, кешеләре дә ягымлы, ачык йөзле, без картларга шөкер итәсе генә кала”.

Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә барлыгы 96 сайлау участогы эшли. Монда сайлаучылар саны 140 меңгә җитә.

Чыганак: http://m.tatar-inform.tatar

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2467
    28
    242
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    6320
    2
    93
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 октябрь 2021 - 17:51
    Без имени
    Сезгэ айлык ашарга, тулэугэ булышырга гына кирэк. Акчагызны снимать итмэгез. 1 ай шулай итеп карагыз. Тавыш чыгарса аерым торырга китэ без диегез. Бигерэк кайнанага ярыйм диеп узегезне онытасыз. Яшьлэр бит эле.
    Хезмәт хакын кайнанама бирергә тиешме без, юкмы?
  • 22 октябрь 2021 - 16:00
    Без имени
    Минем яшь вакытта кияугэ чкеач шундый ук хэл булды,акча кирэк булган саен кул сузып баш иеп ,узен эшлэп алган акчаны сорап уземне кимсетэ идем,э кайнана квзынын балаларына кием салым жыя иде,минем ирем тиз генэ бу хэлне узгерттэ ,без аерым башка тора башладык,э мин кайнана очен враг номер 1 булып калдым,алла бабай судья
    Хезмәт хакын кайнанама бирергә тиешме без, юкмы?
  • 22 октябрь 2021 - 11:16
    Без имени
    Талашып нервыларын, ны бетермэ.бераз узен, дэ калдыра бир акчан, ны. Бэлки сезнен, очен сезнен, килэчэк очен ж,ыядыр эниегез. Туз, кот, сабыр бул. Сынау бу. Аллаhы Тэгалэ белуче, хэерле гэ булсын.
    Хезмәт хакын кайнанама бирергә тиешме без, юкмы?
  • 22 октябрь 2021 - 07:13
    Без имени
    Әниләрнең 5нче майда бер хатынның буранда адашып үлгәне хакында сөйләгәннәрен хәтерлим.
    Язмышның салкын кары
  • 22 октябрь 2021 - 19:39
    Без имени
    Купме кешенен тормышын жимерде сугыш.
    «Яратудан туган бала түгел мин...»
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан