Логотип
Яңалыклар

​«Яшь һөнәрчеләр» милли чемпионаты


Май ахырларында Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә «Яшь һөнәрчеләр»нең милли чемпионаты булып узды. 


Финалда 82 һөнәр буенча 2000 кеше һәм илнең 64 субъектыннан экспертлар катнашты. Европадан, Азиядән, Көньяк һәм Төньяк Америкадан, Якын Көнчыгыш илләреннән дә экспертлар бар иде.
Чемпионатның мондый масштабта беренче үткәрелүе. Былтыр Казанда 57 һөнәр буенча милли чемпионат булып узган иде инде. Быел аларның саны 82 гә җитте.

Финалда 69 кеше катнашты. Һөнәрләрнең төре буенча безнең җыелма команда Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышты. Республика җыелма командасы 27 призлы урын алды. 12 алтын, 6 көмеш һәм 5 бронза медаль яулап, өченче урынга чыкты.

Киләсе чемпионат Сочи шәһәрендә уздырылачак. «Әлеге бәйгеләрнең максаты – республиканың икътисады өчен тирән белемле белгечләр әзерләү. Шушы максатны күздә тотып оештырылган ресурс үзәкләре әлегә 14. Киләсе елда аның санын тагын да арттырырга уйлыйбыз», – диде бу уңайдан журналистлар белән булган матбугат конференциясендә катнашкан  Премьер-министр урынбасары, Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар