Логотип
Яңалыклар

Яр Чаллы театры артистлары Самара каласы тамашачысы каршында чыгыш ясарга ниятли

24 октябрь көнне сәгать 18.00 дә Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры Самара шәһәренең «Чайка» мәдәният йортында Карло Гольдониның «Ике хужаның хезмәтчесе» комедиясен тамашачыларга тәкъдим итә.
Бу соңгы араларда иҗат ителгән иң яхшы спектакльләрнең берсе. Аның премьерасы 2014 елның 23 декабрендә узды һәм, шул көннән башлап, ул гел тамашачылар белән тулы залда уйнала.

Спектакльне 25 октябрь көнне сәгать 18.00 дә Самара өлкәсенең Камышлы районы мәдәният йортында күрсәтү ниятләнә.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/01/114149/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар