Логотип
Яңалыклар

Ялларда Кама Тамагына йә Чистайга

Татарстанлылар Татарстанны күрергә тиеш. Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов матбугат очрашуында республикада яшәүчеләр өчен махсус туристик маршрутлар булдырганнары хакында хәбәр итте.

Татарстанлылар  Татарстанны күрергә тиеш.  Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов матбугат очрашуында  республикада яшәүчеләр өчен махсус туристик маршрутлар булдырганнары хакында хәбәр итте. 


      Быелгы туристик сезон дөньяда барган   начар эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә  катлаулы булырга охшый.  Ил чиге ябык, Россия төбәкләрендә әлегә кадәр үзчикләү режимы бара. Татарстан быелгы туристик сезонда  татарстанлыларга зур өмет баглый. Бу җәһәттән республика халкы  өчен «Ялларда 1001 ләззәт» дип аталган программа эшләгәннәр. Әлеге программа ялларны республиканың бер районында үткәреп, аны өйрәнү максатын куя. Кама Тамагы, Болгар, Алабуга, Чистай район һәм шәһәрләренә барырга була.  Туризм маршрутының бәясе бер үк төрле  – 2200 сум. Бу бәягә кунакханәдә бер төн куну,  бер тапкыр иртәнге аш, ике тапкыр әбәт ашау, 2 экскурсия кергән.  Сергей Иванов һәр татарстанлы республиканың матур почмаклары белән танышырга тиеш дип саный. «Бәяне дә бик зур ташламалар белән исәпләдек», – ди ул. Моннан кала җирлектәге җитештерүчеләрнең товарларын сатып алу мөмкинлеге дә тудырылачак. Балык Бистәсе, Әлмәт, Кукмара, Тәтеш районнарында да туризм маршруты булдырырга уйлыйлар.

  
Әлеге туристик маршрутны  республикада яшәүчеләр генә түгел, чит төбәктән килүчеләр дә сатып алырга мөмкин. Моннан кала алар өчен кунакханәләрдә «2+1» акциясе гамәлә ашырыла, ягъни ике төн алсалар, өченче төн бушлай булачак. Монна кала әти-әнисе белән Казанны карарга килгән балалар кунакханәләрдә бушлай яши алачак. Ресторан-кафеларда 25 процент ташлама каралган.  Барысы да туристлар җәлеп итү өчен эшләнә. «Быел туристлар агымы узган елгы кебек булмас, шулай да килерләр дип өметләнәбез», – дип белдерде Сергей Иванов.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар