Логотип
Яңалыклар

Яңа әсәр ничек языла? Бу сорауны Нәбирә Гыйматдинованың үзенә бирә аласыз

Иртәгә «Татмедиа»да язучы Нәбирә Гыйматдинова белән автограф-сессия уза.

«Казан утлары» журналы хәзер китаплар да нәшер итә. Шушы көннәрдә генә Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» җыентыгы дөнья күрде. 2 мең тираж белән басылган әлеге китап – «Казан утлары» китапханәсе» сериясеннән беренчесе.
Иртәгә, ягъни 17 декабрьдә  «Татмедиа» бинасының беренче катындагы әдәби кафеда авторның үзе белән очрашу уза. Китап сөючеләр язучының үзеннән әсәрнең язылу тарихы, андагы геройларның прототиплары турында сораша алачак. Мондый очрашулар гадәттә бик җылы һәм кызыклы була. Чара көндезге өчтә башлана. Автограф-сессия дә оештырылачак. 
Әдәби кафеда «Татарстан китап нәшрияты»нда чыккан яңа китаплар белән танышу, аларны сатып алу мөмкинлеге дә бар. 
Ә «Уйламаган көнем юк» китабына килгәндә, якын араларда ул «Татарстан китап нәшрияты» кибетләрендә, газета-журнал киоскларына таралачак. 
Сезне Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресында көтеп калабыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар