Яңа үрләр сиңа, Сәйдә!

«Туган авылым» күңел ачу комплексында яшь җырчы Сәйдә МӨХӘММӘТҖАНОВАның беренче иҗат кичәсе узды.
Сәйдә күпләргә беренче каналда баручы «Голос. Дети» проекты аша таныш. Ул аның икенче чыгарылышында катнашып Мәскәүдән өченче урын алып кайтты. Татар дөньясы сөйкемле бу кызга аның башкаруында «Су буйлап» җырының беренче юллары яңгырый башлауга гашыйк булды ул чакта. Беренче каналда! Татарча! Шулкадәр дә моңлы итеп!..
Аның иҗатын яратучылар белә: Сәйдә инде биш яшеннән бирле зур сәхнәдә. 2014 елда ул «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә Гран-прига ия булды. Һәм шуның артыннан ук башкалада зур җиңү!
«Туган авылым»да узган беренче иҗат кичәсендә яшь җырчының иң-иң якын кешеләре, туганнары, гаилә дуслары һәм иҗатына гашыйк тамашачысы җыелган иде. Бергә җыелып сөенер өчен сәбәп тә бар: Сәйдә Мөхәммәтҗанованың беренче альбомы дөнья күрде. «Балачактан килми китәсем» дип атала ул. Җыентыкка 18 җыр тупланган. Сәйдә аларны татар, рус, төрек, инглиз, гарәп телләрендә башкара. Алар арасында без күптән яратырга өлгергән «Су буйлап», «Сахралар», «Әллүки» кебек җырлар да бар.
Сәйдә килгән кунакларга – тамашачыга бик күп җырларын бүләк итте. Аның өчен шактый дулкынландыргыч кичә булды ул, чөнки залда аның остазлары – Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева һәм Габделфәрт Сафин да утыра иде.
Сәйдәнең укытучысы, Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера ханым Гәрәева укучысына үзенең иң изге теләкләрен җиткерде: «Ходай Тәгалә Сәйдәне Җырчы итеп яраткан, – диде ул. – Аны инде бүген үк профессиональ җырчы дип атап була. Мин аңа бик зур өметләр баглыйм. Үрләрнең иң югарыларын яулар өчен дә аның бөтен мөмкинлекләре бар».
Кичәнең тагын бер бизәге – дизайнер Нурия Зарипованың коллекцияләрен тәкъдим итү булды. «Тамырлар яңарышы» коллекциясе аша ул тамашачыга татар бизәген заманча стильдә күрсәтте. Асия Мөхәммәтшина белән хезмәттәшлек итү, коллекцияне ул иҗат иткән изү, баш киеме элементлары белән баету костюмнарга яңа төсмер өстәгән. (Дизайнер Асия Мөхәммәтшина иҗаты, ул үткәргән мастер-класс белән «Сөембикә» журналының июль саныннан таныша аласыз. )
– Сәйдәнең чыгышын тыңлаганнан соң, аның «Кошларым» дигән җырына махсус сәхнә костюмы иҗат иттем. Соңгы коллекциямне – никах күлмәкләрен ясарга да мине аның иҗаты рухландырды. Шуңа күрә бу коллекцияне «Сәйдә» дип атадым да, – диде Нурия Зарипова.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.