Логотип
Яңалыклар

Яңа ел каникулларын киметергә мөмкиннәр

Федерация Советының икътисад комитеты җитәкчесе Андрей Кутепов Россиянең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына Яңа елдагы ял көннәрен киметергә тәкъдим ителгән закон проекты юллаган.

Федерация Советының икътисад комитеты җитәкчесе Андрей Кутепов Россиянең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына Яңа елдагы ял көннәрен киметергә тәкъдим ителгән закон проекты юллаган. Кутепов фикеренчә, әлеге закон проекты компанияләрнең икътисади хәлен саклап калырга ярдәм итәчәк. Алар болай да коронавирус аркасында зур зыян күргән. Документта тәкъдим ителгәнчә, 2021 елны Яңа ел каникуллары 1-3 гыйнварда, ә Раштуа ялы 7 гыйнварда булачак. 4, 5, 6, 8 гыйнвар исә эш көннәре.
Быел пандемия сәбәпле, эшләми торган көннәр 20 процентка артыграк. Производство календаре буенча, Россия халкы быел 247 көн эшләп, 118 көн ял итәргә тиеш булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар