Логотип
Яңалыклар

Җәй салкыннан башлана

Татарстанда җәйнең беренче көнендә кисәк кенә салкынайтачак.

Республикага циклон килә. Шул рәвешле, 1 июнь көнне һава торышы кисәк үзгәрә. Һава температурасы төшә, яңгырлар явачак. Төнлә  +6  градустан +11 градуска кадәр, көндез нибары  +12 градустан +17 градуска кадәр җылы булачак. Һава температурасы нормадан 4–5 градуска түбән булачак. 
Шимбә, якшәмбе көннәрендә явым-төшем көтелми. Эссе көннәр әле дәвам итәчәк. Һава температурасы 29 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә. 
Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе хәбәр итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар