Логотип
Яңалыклар

Халык һөнәрчеләрен үстерүчеләр

Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы 60 еллыгын билгеләп узды. Техникумда бүгенге көндә 343 кеше белем ала. Шунысы кызык, монда укыр өчен яшь чикләре юк.


«Әкият» мәдәният үзәге фойесында осталар күргәзмәсе оештырылган иде. Анда ниләр генә тәкъдим ителмәгән. Барысы да кулдан эшләнгән. Осталар – техникумда белем алучылар. Лариса Булахина бик күп елллар төзелештә инженер-сметчик булып эшли. Әмма көннәрдән бер көнне балачак хыялын чынга ашырырга уйлый. Моңа нәрсә этәргәнен әле дә үзенә аңлата алмый. Кечкенәдән рәсем ясарга ярата ул. «Рәсем ясый башласам, бөтен дөньямны онытам», – ди. Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында рәсем ясау техникаларын өйрәнә. Бүген инде үз студиясе бар. Балаларга да, өлкәннәргә дә дәресләр бирә. «Техникумга зур рәхмәтлемен, бигрәк тә укытучыбыз Резеда Заһитовнага. Ул безне балалары кебек бар җиргә ияртеп йөрде. Мин үзем өчен Алабуганы, анда үткән Спас ярминкәләрен ачтым. Техникум миңа үз хыялымны чынга ашырырга  – үз студиямне ачарга этәргеч бирде», – ди ул.


 Техникумның тамырлары 40 нчы санлы училищега барып тоташа. 1992 елдан бирле техникум халык һөнәрчелеге осталары әзерли. Бүгенге көндә аның базасында ресурс үзәк оештырылган. «Техникум декоратив-кулланма сәнгатьне һәм халык һөнәрләрен саклауда зур роль уйный: белемнәрне киләчәк буыннарга тапшырып, без күп нәрсәгә ирештек һәм ирешәчәкбез», – ди директоры Раушания Сәүбанова. 


Техникум бик күп төрле һөнәр ияләре әзерли. Рәссамнар, тегүчеләр, декоратив-кулланма сәнгате белгечләре, күн белән эшләүчеләр. Зәркән осталары да әлеге белем йортыннан чыга. Күргәзмәгә үзенең затлы ювелир эшләнмәләрен алып килгән Стелла Логинова да техникум тәмамлаган. Аңа кадәр кадрлар бүлеге җитәкчесе булган. Бижутерия әйберләре ясау белән мавыккан. Соңыннан бу мавыгуын тагын да үстерергә теләп, белем алырга дип техникумга килә. Бүген Стелла – зәркәнче. Үз остаханәсе бар. Индивидуаль заказлар буенча көмеш, бакыр, мельхиор, кыйммәтле ташлардан ювелир эшләнмәләре ясый. 


Техникум үз тарихында төрле һөнәрләр буенча 12 мең оста әзерләп чыгарган. Россия һәм дөнья масштабында узган бәйгеләргә 90 чемпион әзерләгән. 


 Тантанага килгән  мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Юлия Әдһщмова техникум эшчәнлеген югары бәяләде. «Бүгенге көндә техникум – Татарстан Республикасының бренды», – дип белдерде. Традицияләрне саклап, аны укучыларга тапшырган өчен укытучыларга зур рәхмәтен белдерде. 

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар