Логотип
Яңалыклар

WorldSkills чемпионатында Россия икенче урын алды

 Кичә «Казан Арена» стадионында профессиональ һөнәри осталык буенча 45 нче халыкара чемпионатның ябылу тантанасы узды. Ярышлар тәмамлануга, һава торышы да күңелсезләнде бугай. Җиңүчеләрне коеп яуган яңгыр астында котладылар. 

 Кичә «Казан Арена» стадионында профессиональ һөнәри осталык буенча 45 нче халыкара чемпионатның ябылу тантанасы узды. Ярышлар тәмамлануга, һава торышы да күңелсезләнде бугай. Җиңүчеләрне коеп яуган яңгыр астында котладылар. 

 Чемпионатта Россия 14 алтын, 4 көмеш, 4 бронза медаль һәм 25 медальон алды. Җыелма команда гомум зачётта икенче урынга чыкты. Беренче урында – Кытай, өченче урында – Көньяк Корея. Татарстан егет-кызлары да чемпионатта җиңү яулауга иреште. Чаллының В. Поташов  исемендәге техник колледжында белем алучы Айдар Минеев «Прототиплар әзерләү» компетенциясендә алтын медаль алды. Казан мәгълүмати технологияләр техникумы студентлары Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов бронза, Ислам Нигъмәтуллин көмеш медаль яулады. Сүз уңаеннан, Россия җыелма командасында 14 Татарстан вәкиле бар иде.  

Эшче һөнәрләре буенча чемпионатта иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче дә Россиянеке. Анастасия Камнева WorldSkills хәрәкәтенең иң абруйлы премиясенә ия булды. Әлеге премияне хәрәкәткә нигез салган Альберт Видаль булдырган.  

 Бүләкләү тантанасы артистлар чыгышы белән үрелеп барды. Тамашаны Россиянең танылган алып баручылары Антон Комолов белән Яна Чурикова инглиз телендә алып барды. Тәрҗемәсез барган чарада күпчелек казанлыларга өйрәнгән инглиз телләрен исенә төшерергә туры килде. Моннан кала, стадионга килүчеләрнең яртысына тамашаны видеоэкраннан гына карап утырды. Чөнки бүләкләү тантанасының сәхнәсе VIP-ложа урнашкан якта иде. Аларны арттан булса да карап утырырга, стадион уртасында куелган серле өчпочмак комачаулады. 

Чемпионат ябылышына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да килде. Ул Татарстанга карата мактау сүзләре җиткерде. «Искиткеч, энергияле үсештә булган гадел көрәш, дустанә аралашу өчен барлык шартлар тудырылган борынгы тарихлы, шул ук вакытта яшь шәһәр», – диде үзенең чыгышы вакытында.  

 Рәсми чыгышлардан соң WorldSkills флагын Шанхайга тапшырдылар. Анда ярышлар 2021 елда узачак. Тантана Лобода, Филипп Киркоров чыгышлары, салют белән тәмамланды.  

 

фото: Дмитрий Дудин

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар