Логотип
Яңалыклар

WorldSkills чемпионатын бер меңнән артык журналист яктырта 

 Каләм ияләренә уңайлы эш шартлары тудыру максатыннан, чемпионат үтәчәк Kazan Expo халыкара  күргәзмәләр комплексында журналистлар өчен медиаүзәк эшли башлады.

 

 

 Каләм ияләренә уңайлы эш шартлары тудыру максатыннан, чемпионат үтәчәк Kazan Expo халыкара  күргәзмәләр комплексында журналистлар өчен медиаүзәк эшли башлады. Бүген аны тәкъдир иттеләр.  Үзәк  ярышлар үтәчәк мәйданның уртасында урнашкан. Ул берничә зонага бүленгән. Анда берьюлы 300 журналист кереп эшли ала торган  заллар да, матбугат очрашулары үткәрү урыннары да, интервью өчен махсус бүлмәләр дә, кофе-брейк һәм ял зоналары да булдырылган.  Эш урыннары югары тизлекле интернет белән тәэмин ителгән. WorldSkillsны яктырту өчен Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән бер меңнән артык журналист аккредитацияләнгән. Аларны бүген  ярышлар үтәчәк мәйданнар белән таныштырдылар. Әлегә анда  соңгы әзерлек эшләре бара.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар