Логотип
Яңалыклар

WorldSkills чемпионаты үткән көннәрдә төп мәдәни чаралар урамнарда уза (программа)

«Туристларны җирле фольклор белән таныштыру максатыннан Иске Казан бистәсендә, Ипподрода махсус мәйданнар эшли.

«Туристларны җирле фольклор белән таныштыру максатыннан Иске Казан бистәсендә, Ипподрода махсус мәйданнар эшли. Анда республика халкының көнкүреше белән танышырга, кул эшләренә өйрәнергә мөмкин», – дип сөйләде бүген WorldSkills чемпионаты кысаларында узган матбугат очрашуында Татарстанның мәдәният министры Ирада Аюпова.

Соңгы өч көндә казанлылар һәм килгән кунаклар кичен Казан Кремле стеналарында яктылык шоу карады. Ул бик популяр булды. Кичә, шоуның соңгы көнендә, дөньяви һәм милли сәнгать проекцияләрен карарга 28 мең тирәсе кеше килгән. Спас башнясындагы яктылык шоу 8 млн сумга төшкән. Иң кыйммәте проекцион җиһаз арендалау булган. Казан Кремлендә мондый шоулар узганы бар иде инде. Башка елларны белгечләрне читтән чакырсалар, быел исә татарстанлылар үзләре әзерләгән.

Министр белдерүенчә, чемпионат үткән көннәрдә бик күп мәдәни чаралар урамнарда үткәрелә. Ул моны сәнгатьнең учреждение стеналары белән генә чикләнмәве белән аңлатты. «Мәдәни чараларны туристлар өчен генә үткәрмибез, үз кешеләребез өчен дә, өеннән чыгып, музей-театрларга йөрергә мотивация ул», – дип белдерде Ирада Аюпова.

Шәһәрдә үткән чаралар программасы белән https://worldskills2019.com/ru/projects/cultural-programme/ сылтамасы аша кереп танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар