Логотип
Яңалыклар

​Владимир Путин президент сайлауларында катнашачак

"Мин Россия Федерациясе Президенты вазифасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен”, - диде ул.

Түбән Новгородта ГАЗ предприятиясе хезмәткәрләре белән очрашуда Владимир Путин 2018 елда Президент сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итәчәген белдерде.

“Мин Россия Федерациясе Президенты вазифасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен”, - диде ул.

Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәтен 1999 елның августыннан җитәкләде - 1999 елның 31 декабрендә Борис Ельцин отставкага киткәч, президент вазифасын башкаручы булды. 2000-2004 һәм 2004-2008 елларда дәүләт башлыгы иде, аннары яңадан Премьер-министр булды. 2012 елда Президент сайлауларында өченче тапкыр җиңде.

РФ Конституциясе буенча бер үк зат Президент вазифасын ике срок рәттән дә артык били алмый.

Фото: Ильнар Тухбатов

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар