Логотип
Яңалыклар

Владимир Путин кызы прививка ясаткан, чиратта – Россия халкы

Россия башлыгы бүген Хөкүмәт әгъзалары белән утырыш вакытында Россиядә COVIDтан вакцина теркәлгәнен хәбәр итте. Ул әлеге авырудан дөньяда беренче вакцина.

 Россия башлыгы бүген Хөкүмәт әгъзалары белән утырыш вакытында Россиядә COVIDтан  вакцина теркәлгәнен  хәбәр итте. Ул әлеге авырудан дөньяда беренче вакцина. 


«Бу бөтендөнья өчен бик мөһим адым», – дип бәяләде Россия Президенты әлеге вакыйганы. Ул вакцина ясауда катнашканнарга рәхмәтен җиткерде.  Хәзер аны массалы төстә чыгару мөмкинлеген көйләп бетерергә кирәклеген әйтте. «Һәр теләгән кеше коронавирустан прививка ясата алырга тиеш. РФда ул бары тик ирекле рәвештә генә салыначак», – дип белдерде Владимир Путин. 


Утырыш вакытында РФ сәламәтлек саклау миинстры Михаил Мушко әлеге вакцинаның куркынычсыз булуын һәм яхшы нәтиҗәләрен ассызыклады.  Прививканы беренчеләрдән булып медицина хемәткәрләренә һәм табибларга ясаячаклар.  Әлеге кампания табиблар өчен сентябрь аеннан үк башлана. 

Владимир Путинның бер кызы инде вакцина ясаткан. «Ул экспериментта катнашты. Беренче уколдан соң аның тән температурасы 38 градуска күтәрелде, икенче көнне 37,5  иде. Аннан соң төште. Икенче уколдан соң да бераз гына күтәрелде. Үзен бик яхшы хис итә. Күп кешеләрдә бернинди билгеләр булмавын беләм», – диде Президент. 
Ил халкына вакцина киләсе елның 1 гыйнварына килеп җитәчәк. 

 Фото ctnews.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар