Логотип
Яңалыклар

 Владимир Путин фатихасын бирде 

Россия Президенты бөтен ил буенча үзмәшгульләр өчен  махсус салым режимы кертү тәкъдимен хуплады.

 

Россия Президенты бөтен ил буенча үзмәшгульләр өчен  махсус салым режимы кертү тәкъдимен хуплады. 

Хәзерге вакытта махсус режим бары тик дүрт төбәктә: Татарстанда, Мәскәүдә,  Калуга, Мәскәү өлкәләрендә генә гамәлдә. Бүгенге көнгә 240 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлү узган.  

 Россия Президенты катнашында узган  хөкүмәт вәкилләренең утырышы вакытында финанс министры Антон Силуанов киләсе елның икенче ярты еллыгыннан этаплап,  барлык төбәкләрдә дә  махсус салым режимын кертергә тәкъдим итте. Бизнес вәкилләре дә дүрт төбәктә үткәрелгән эксперимент нәтиҗәләренең уңышлы узды дип  саный. Утырышта алар фикерен  Премьер-министр Дмитрий Медведев җиткерде. «Алар бу экспериметның гомум кагыйдә булуларын тели», – диде ул. Чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан  соң, Владимир Путин: «Килештек», – дип белдерде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар