Логотип
Яңалыклар

Владимир Путин Болгар ислам академиясен ачу тантанасында катнашучыларга телеграмма юллады

Россия Президенты Владимир Путин Болгар ислам академиясен ачу тантанасында катнашучыларга котлау телеграммасы юллады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
«Кадерле дуслар! Сезне зур, истәлекле вакыйга – Татарстан Республикасында Болгар ислам академиясе ачылу белән котлыйм. 
 
Әлеге әһәмиятле башлангычны гамәлгә ашыру абруйлы мөселман оешмаларының бердәмлеге, аларның җәмгыятебезнең рухи, әхлакый нигезләрен ныгытуга, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә саллы өлеш кертергә омтылуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.
 
Болгар академиясе илебездә ислам дини мәктәбе традицияләрен торгызу, мөселман мәгарифен үстерүдә гомумроссия үзәгенә әверелүне максат итеп куя. Биредә югары квалификацияле дин эшлеклеләре әзерләнәчәк, җитди фәнни, тикшеренү эшләре үткәреләчәк, киң колачлы социаль, мәдәни-агарту, мәгълүмати проектлар гамәлгә ашырылачак. 
 
Академияне тәмамлаучылар уникаль белем туплар, мөселман җәмгыятенең мөһим терәгенә әверелер, үз хезмәтләре белән илдә тынычлык һәм татулыкны саклауда ярдәм итәр дип өметләнәм.
 
Изге эшегездә уңышлар теләп калам.
 
Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин», – диелә телеграммада. 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/04/147622/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар