​Виталий Мутко: Бар ышаныч һәм җаваплылык Казанга төшә

Россия футбол союзы президенты Конфедерацияләр Кубогы кысаларында Казандагы әзерлекне югары бәяләде.

Бүген Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия футбол союзы президенты Виталий Мутко Конфедерацияләр Кубогында Казан шәһәренең тоткан урынын билгеләде. Аның сүзләренчә, Казанга ышаныч һәм җаваплылык башка шәһәрләргә караганда күбрәк төшә.

“Казанның Россия Федерациясен уңайсыз хәлдә калдырганы булмады. Соңгы елларда ул Россиянең спорт каласына әверелде. Казанда Универсиада, Су ярышлары буенча дөнья чемпионаты булды. Монда югары дәрәҗәдәге чараларны оештыра, үткәрә беләләр. Моннан чыгып, бар ышаныч һәм җаваплылык Казанга төшә. Конфедерацияләр Кубогының төп уеннарын без Казанга бирдек”, - диде Виталий Мутко.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 24 июньдә, "Казан-Арена"да Россия һәм Мексика җыелма командалары А төркеменнән ярымфиналга чыгу өчен көч сынашачаклар. 

Сылтама: http://tatar-inform.tatar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    6318
    1
    45
  • Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
    7285
    0
    34
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    3893
    0
    31
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    1964
    0
    28
  • Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
    2099
    0
    18
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда