Логотип
Яңалыклар

Вәгъдә ителгән 10 мең акча кемнәргә биреләчәк?

Россия хөкүмәте мәктәп яшендәге балаларга бирелә торган түләүләр тәртибен раслаган. 

Россия хөкүмәте мәктәп яшендәге балаларга бирелә торган түләүләр тәртибен раслаган. 

10 мең сум 6 яшьтән 18 яшькәчә балаларның әти-әниләре, опекуннары, попечительләренә биреләчәк. 2021 елның 1 сентябренә балага 6 яшь тулган булуы шарт.  Шулай ук, мәктәп яки интернатларда төп гомумбелем бирү программалары буенча белем алучы 18–23 яшьлек инвалидларга да карый бу. Түләүләрне йә үзләре, йә аларның законлы вәкилләре рәсмиләштерә ала.

Россия пенсия фонды гаризаларны 15 июльдән 1 ноябрьгә кадәр кабул итә. Гаризаны дәүләт хезмәте (госуслуги) порталында яисә ПФРның территориаль бүлегендә бирергә була.
Гариза бирер өчен паспорт, бала туу таныклыгы, баланың һәм әнисенең (әтисенең) СНИЛСы, банк  счеты реквизитлары кирәк булачак. Гаиләдә мәктәп яшендә берничә бала булса, барысына бер гариза да җитә.

Бу түләүләр башка социаль ярдәм алыр өчен гаилә кеременә кертеп исәпләнми.

 

Алсу ШАКИРОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алдагы түләүләр өчен (алдан бирелгән 10 000 сум хакында сүз бара) тутырылган гаризалар гына ярамыймы? Бу түләү өчен аерым гариза тутырырга?

    • аватар

      Лариса Маликова

      0

      0

      Әйе, бу түләү өчен гаризаны яңадан тутырырга кирәк.

      Хәзер укыйлар