Логотип
Яңалыклар

Вера Брежнева концертында итәгенә абынып егылган (+ видео)

Артист булу җиңел түгел инде: күтәреләсең дә, төшәсең дә. "Төшү" дигәне дә төрлечә булырга мөмкин бит әле.

12 апрель көнне Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" концерт залында үткән "Звезды Русского Радио" концертында Вера Брежнева итәгенә абынып егылган әнә. "Близкие люди" җырын башкарганда Вера тамашачылар янына төшкән һәм бер мәлне итәгенә абынып киткән, әле ярый янында сакчы булган - ул җырчыга торырга ярдәм иткән. Вера югалып калмаган - җырын дәвам иткән. Тамашачылар Брежневаның фонограммага җырлавын сизеп алган, әлбәттә. Ә җырчы үзе бу хәлне юморга борган. "Артистның юлы һәрвакыт җиңел түгел шул", - дигән.

 

фото:  Вера Брежневаның шәхси аккаунтыннан алынды
видео: http://kp.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар